Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үләт чокыры урынына – махсус техника

Язга кердек. Табигать уяна барган саен, тереклек дөньясында инфекция таратучы зарарлы микроблар баш калкыту ихтималы да арта. Мәгълүмат чараларында кыргый җәнлекләр, йорт хайваннары, кош-кортлар арасында төрле йогышлы авырулар таралуы турында хәбәрләр дә ешрак күренә башлый. ТР «Тукай районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» бюджет учреждениесе башлыгы Ленар ХӘЙБУЛЛИНның бу уңайдан мал-туар һәм кош-корт асраучыларга, умарта тотучыларга җиткерәсе яңалыклары, киңәш һәм тәкъдимнәре бар.

– Хайван үләксәләре мәҗбүри утильләштерелергә тиеш булган биологик калдык санала. Һәм алар авыл җирләрендә биотермик чокырларда йогышсызландырып үләксә базларына яисә бетонланган күмү урыннарына салына. Санитария таләпләре үтәлмәгән очракта, үләт чокырларыннан чир таралу куркынычы яный. 
Авыллар өчен үләт базлары четерекле бер проблема булып тора иде, республика аны хәл итүнең цивилизацияле юлын алды: 2019 елдан башлап, илкүләм проект һәм Татарстан Президенты программасы нигезендә, районнар биологик калдыкларны җыю өчен махсус җиһазланган транспорт белән тәэмин ителә. Алар беренче чиратта терлек күп асрала торган районнарга бирелә. Узган ел 19 машина таратылды. Тукай районы да шундый техникага ия булды. 
Машина район территориясендәге фермаларга, сугым цехларына, ит комбинатларына һәм шәхси хуҗалыкларга хезмәт күрсәтә. Бу хезмәт түләүсез. 
Терлеге үлгән кеше, диспетчерга шалтыратып машинаны китертә. Телефон номерлары: 46-40-61 һәм 8-917-220-21-64.
Машина, үләксәне алып китеп, махсус урында торучы контейнерга бушата һәм атнага ике тапкыр Алабуга икътисади зонасындагы SARIA Bio-Industries предприятиесенә илтә. Әлеге завод, биологик калдыкларны чимал буларак кулланып, ит-сөяк оны, терлек мае эшләп чыгара. Ул көненә 600 тонна биологик калдык эшкәртү куәтенә ия һәм бөтен Идел буе округындагы биологик калдыкларны кабул итә. Шулай итеп безнең төбәктәге экологияне һәм безнең тирәлекнең эпизоотик хәлен саклауга өлеш кертә.

Фото район ветеринария берләшмәсеннән алынды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X