Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлфия Авзалованың “Үзем турында” дигән китабы чыгачак

Легендар җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова әнисе белән бәйле истәлекләр туплый.

Тиздән Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әлфия Афзалованың тормыш һәм иҗат юлына багышланган яңа китап басылып чыгачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә легендар җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова хәбәр итте.

"Әнинең исемен мәңгеләштерү өчен аның белән бәйле истәлекләрне туплыйм. 1995 елда әни “Үзем турында” дигән китап чыгара, анда үзенең тормышы турында ачыктан-ачык яза. Мемуарлары Актанышта узган балачагы, әти-әнисе турындагы истәлекләрдән тора. Хәзер шул китапның эчтәлеген дәвам итәбез. Китап битләрендә әнинең туганнары, дуслары, күршеләре, кызлары һәм оныкларының хатирәләре бастырылачак. Әни безне күктән күзәтә һәм сөенеп ята торгандыр дип ышанып калам", - диде ул.

  • Китапны Әлфия Авзалованың фонды бастыра. Фонд 2009 елдан бирле эшли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев