Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ленинград батырлыгы

27 январь – Ленинградның камалыштан чыккан көне.

Бу уңайдан Иштирәк авылы мәктәбендә «Ленинград, синең батырлыгың безнең хәтердә» дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрелде. Укучылар блокада вакытында өлкәннәрнең һәм балаларның сугыш чорындагы иң авыр һәм тетрәндергеч вакыйгалары тасвирланган видеоролик карады. Чара ахырында балаларга 900 көнлек камалыш вакытында өмет һәм тормыш символы булган кара икмәк тараттылар, дип хәбәр итә Алия Закирова.


Иштирәктә тәрбия дәресе. /Фото Алия Закировадан алынды. 


 
Шул ук көнне «Татарстан» совхозы поселогының «Патриот» хәрби дан музеенда да «Ленинградның бөек батырлыгы» дип аталган чара үтте. Мәктәп укучылары блокада чорында Ленинград халкының никадәр кыенлыклар күрүе турында бик кызыксынып тыңладылар. Иң авыр сынау ачлык булган. Ленинградлыларның бердәнбер ризыгы – ипи. Анысы да бер көнгә 125 грамм гына тәшкил иткән. 
1943 елның 18 январенда блокада өзелә. Ай ахырында исә шәһәр дошманнан тулысынча азат ителә. 900 көнлек блокадада булган Ленинград герой-шәһәр исемен алды. 
Блокададагы Ленинград шәһәрен саклаучыларның, бу коточкыч көннәрне кичерүчеләрнең батырлыгын балалар бер минут тынлык белән искә алды, сугыш корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлгә кызыл канәферләр салды, дип яза Тамара Тузеева. 


Князево балалары сугыш корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды. / Фото Тамара Тузеевадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев