Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлеге инициатива Россия халкын коллекторлар шалтыратуыннан азат итәр дип көтелә

Россиядә клиентның телефон номерын тикшерү банклар өчен мәҗбүри булырга мөмкин.

Министрлар кабинеты телефон номеры буенча банк клиентларын идентификацияләү турында закон проекты әзерләгән. Аны ноябрьдә икенче укылышта караячаклар. Бу хакта Финанс базары буенча Дәүләт Думасы комитеты башлыгы Анатолий Аксаковка сылтама белән “Известия” басмасы хәбәр итә.

Хөкүмәт паспорт мәгълүматларын раслау өчен клиентларның телефон номерларын тикшерүне банклар өчен мәҗбүри итәргә тәкъдим итә. Моның өчен абонент турында мәгълүматларны тикшерүнең бердәм мәгълүмати системасын (ЕИС) булдырырга планлаштыралар. Ул кредит оешмалары һәм элемтә операторлары арасында тоташтыргыч звено булырга тиеш.

ЕИС булдыруны кредит оешмалары финанслаячак диелә хәбәрдә. Башта әлеге чыгымнарны элемтә операторларына тапшырырга теләгәннәр.

“Кайбер тәкъдимнәр фикерләшүне таләп итә. Гражданнар белән актив эшләмәгән банклар бу тикшерүдә катнашуның мәгънәсен күрми. Бөтен кредит оешмалары да бу система өчен акча туздырырга әзер түгел”, - диде Аксаков.

Әлеге инициатива Россия халкын коллекторлар шалтыратуыннан азат итәр дип көтелә. Шулай ук “социаль инженериянең аерым төрләре” ярдәмендә, ягъни җинаятьчеләр банк исеменнән шалтыратып клиентның паспорт мәгълүматларын әйтеп акча урлауны да булдырмаска ярдәм итәчәк. Газета язуынча, бу очракта мошенник телефон номерын үзгәртсә дә, аның чын номеры бердәм мәгълүмат системасында күренәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев