Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лаеклылар өчен тавыш бирәчәкбез

13 сентябрьдә – Бердәм тавыш бирү көнендә – Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары, ягъни авыл җирлекләре депутатларын сайлаячакбыз. Тукай районында җирле депутат булырга теләүчеләр саны 221 кеше. 

Коронавирус панде-миясенә бәйле рәвештә, быел мондый сәяси вакыйгаларның барышына үзгәрешләр кертелде. Бу кампаниядә дә сайлаучылар үз фикерләрен бер көндә генә түгел, берничә көн дәвамында белдерә алалар. 
Участок сайлау ко-миссияләре халыкны бүгеннән үк кабул итә башлый. Алар бездә 44 участокта урнашкан. 9 һәм 10 сентябрьдә авыл җирлекләре депутатлары өчен алдан тавыш биреп була. Бу көннәрдә участоклар 16.00-20.00 сәгатьләрдә эшли. 
11, 12, 13 сентябрьдә сайлаулар гадәти режимда барачак – 44 участокның һәрберсе иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр эшләя-чәк. Бер бюллетеньдә ТР Президенты өчен, икенче бюллетеньдә җирле депутатлар өчен үз фикереңне белдереп булачак. 
Шулай ук өйдән тавыш бирү мөмкин-леге дә бар. Сайлау комиссияләре әгъза-лары өйләргә 13 сен-тябрьдә һәм 11, 12 сентябрьдә алдан тавыш бирү кысаларында чыгачак. Өйдән тавыш бирергә рөхсәт сораган гариза белән участок сайлау комиссияләренә 13 сентябрьгә 14.00 сәгатькә кадәр мөрә-җәгать итәргә мөмкин.
Сайлау участокларына, гадәттәгечә, паспорт яки шәхесне раслаучы башка документ белән килергә кирәк. Участокка аяк басканда һәр сайлаучының температурасы үлчәнә, керү урынына антисептиклар куела. Конституция өчен тавыш бирү кампаниясендәге кебек, бу юлы да һәр сайлаучыга битлек һәм ручкалар бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев