Лаеклы чыгыш ясадылар
Тукай районының яшь спортчылары бадминтон буенча “ТР шәхси кубок” ярышларының беренче этабында уңышлы чыгыш ясадылар.
Турнир Казанда бадминтон үзәгендә узды.
«Татарстан» совхозы бистәсеннән Камилла Гатупова, Сосновый Бор бистәсеннән Аделина Вахитова һәм Сабина Сафиуллина ялгыз һәм катнаш разрядларда бишенче урынны алдылар. Сосновый Бор поселогыннан Роксана Пучинина ялгыз һәм парлы разрядта өченче урынны яулады.
Бадминтончыларның тренеры – Валерий Фәйзуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев