Якты юл
  • Рус Тат
  • Лаеклы бүләк

    Тукай районының хакимиятендә узган дүшәмбе киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык төлек министры Марат Җәббаровның рәхмәт хаты белән Тукай районының Калинин исемендәге колхозында, аннары Ворошилов исемендәге совхозында, соңырак «Чаллы яшелчәсе» акционерлык җәмгыятендә зур көч куеп, зур уңышларга ирешкән, 2021 нче елга кадәр район  ветераннар hәм инвалидлар оешмасын җитәкләп, шуннан лаеклы ялга киткән Галимҗан Зарипов бүләкләнде.

    Бүләккә ул күпъеллык намуслы хезмәте, республиканың агросәнәгать комплексына үз өлешен керткәне өчен лаек булды. Дәрәҗәле бүләкне ул Тукай районы башлыгы Фаил Камаевның кулыннан кабул итеп алды. 

    /Рөстәм Зәкиев фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: