Күзкәйдә Ураза гаете уңаеннан балалар өчен дини бәйрәм үтте
Дөресен әйтим, бу бәйрәмгә бераз икеләнебрәк барган идем: авылда балалар күп түгел, янәсе, алары да әле дини йолаларыбыз белән хәбәрдар микән? Бәйгеләрне балалар күңелен яуларлык, мавыктырырлык итеп оештыра алырлармы? Куанычка каршы, шикләнүләрем урынсыз булып чыкты. Беренчедән, мәйдан бик матур итеп бизәлгән, бер читтә кунаклар өчен, тәмле исләр чыгарып, пылау пешеп утыра. Балаларга сикереп уйнар өчен батутлар корып мәш киләләр, балаларны утыртып әйләнергә квадроцикллар, матур итеп бизәлгән ат көтеп тора. Кыскасы, беренче минутларыннан ук бәйрәм мохите күңелләрне яулады һәм чара искиткеч оешкан төстә, бер сулышта барды – авылның Сабан туе мәйданы балаларның көр тавышларыннан гөр килеп торды.
Бисмилла әйтеп башлаган эш хәерле була
Район имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасның башлау сүзе, мәйдан өстендә яңгыраган Коръән аяте үк бик матур, тирән мәгънәле бәйрәм вәгъдә итә иде.
Моңа кадәр күрелмәгән, ишетелмәгән мондый бәйрәм үткәрү фикере кайдан килгән, кемнәр уйлап тапкан? Баксаң, үзебезнең авыл егете Зөфәр улы Илнур башлап йөргән икән, иганәчеләрен тапкан. Бәйрәмне оештыру, күңелле итеп алып бару эшләрендә үз авылыбызның диндәге егетләре, шәһәрнең «Ак мәчет» шәкертләре катнашкан.
Бәйрәмне башлау эшләре белән мәш килеп йөргән арада уйларым бераз читкә китте, «Зөфәр улы» дигән сүз хатирәләрне кузгатты. Мин бу авылдашыбызны яхшы белә идем, иртә китте якты дөньядан. Терекөмеш кебек тере, кыю, тәвәккәл кеше иде. Бер мәлне икебез дә партоешма җитәкчеләре булып эшләдек. Фикерле, алдынгы карашлы чын вожак иде ул, төпле итеп, хак мәгълүматлар китереп чыгыш ясар, чәчрәп чыгып кимчелекләрне ярып салыр иде. Авылдан килгәндә редакциягә кереп, хәлне белер иде. Берсендә шулай сөенечен уртаклашырга килеп керде: «Кызым институтны бетерде бит, Түбән Камага санитар табиб булып урнашты, Казаннан кайтып килешем, улым институтка укырга керде», – ди. Кем әйтмешли, түбәсе күккә тигән. Иң изге максаты тормышка ашкан булгандыр – шатлыгы бөтен кыяфәтенә чыккан иде. Үзен авыруы борчый булыр, бик нык ябыккан иде. Соңгы күрүем шул булды ахрысы. Ә менә улы Илнур күптән институтны тәмамлаган, гаилә корган, ул инде өч бала атасы, эшендә дә мактаулы. Әбекәй белән үскән Илнур дингә кергән һәм җитди шөгыльләнә. Менә бу искиткеч матур, җаннарны, күңелләрне сугара торган якты бәйрәм шундый ул үстергән әтисе мәрхүм рухына дога булып барсын.
Әтиләр дә, әниләр дә көч сынашты
...Ул арада гөр килеп бәйгеләр башланган мәйдан уйларымнан бүлде. Ярыш төрләрен такталарга язып элгәннәр. Аркан тартышу, күзләрне бәйләп бүләк кисеп алу, капчык киеп йөгерү, йомырка кабып йөгерү, «ат чабышы», салат турауга осталыкны күрсәтү, гер күтәрү, төз ату... Ярышларда җиңүчеләргә сары жетон бирелә. Монысы инде батутта сикерү, квадроциклда йөреп кайту өчен «юллама».
Бәйрәмне бик матур, мавыктыргыч итеп, әдәби телдә район мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт үзе алып барды. Ярышучыларга куәт бирү сүзләрен дә тапты ул, көлдереп тә алды. Шундый күркәм дустанә мохиттә барды ярышлар. Коръән сүрәләрен яттан әйтү бәйгесеннән башланды ул. Гаҗәпләнүемә каршы, балалар бу ярышта да сәләтләрен күрсәтү өчен чиратка тезелделәр. Менә балаларыбыз динсез дип йөр син! Билгеле инде, шәһәрдән кайткан, махсус дәресләр тыңлаган оныклар күбрәк бәйге тотты. Һәрберсе тиешле бүләген ала барды. Бәрәкалла, монысы безнең Гөлзадабыз түгелме сон? Мәктәп балалары арасында уздырылган «Балкыш» фестивалендә катнашып, район конкурсына узган иде. Баксаң, әнисе Резидә ханым да янәшәдәге өстәлдә бара торган салат турау конкурсында катнашып ята икән. Мингалимовлар гаиләсе, гомумән, авылның җәмәгать тормышында актив катнаша. Дини сорауларга җаваплар бирү конкурсы да отышлы булды. Ә мәйдан гөр килә: аркан тартышалар, «ат чабышы» кыза бара. Агач атларга атланган малайлар һәм кызлар җан-фәрман тырышалар. Шулкадәр самими алар, җиңүгә омтылышлары ихлас. Хуплау тавышлары аларга көч бирә. Гер күтәрүдә әтиләр көч сынаша. Мәйданны иң көчле яңгыратканы, мөгаен, эстафета булгандыр. Туп тотып йөгереп, командашыңа тапшыру, нәтиҗәдә җиңүгә ирешү синнән тора. Әти-әниләр ярышучыларны куәтләп кычкыралар, көч биреп торалар. Монысы нәрсә тагын? Җирдә кеше буе рогатка басып тора. Янәшәсенә шарлар куелган. Бераз арырак каршыдагы өстәлдә төрле төстәге өч түгәрәк такта. Баксаң, теге шарлар пуля икән, балалар шуны төз атып, теге түгәрәк такта-мишеньга тидерергә тиеш булып чыга. Шәп ярыш бу, әнә бит күпме чират тезелгән. Эх, «пуля»ны тидерә алмады бит сабый, күңеле тулды – җиңелү малай халкына шәп нәрсә түгел инде ул. Ярый, күз яшен сөртеп, юатырга әбисе ерак булмаган. Хәер, бүләген дә китереп бирделәр – сабый мәхрүм булмасын, күңелендә юшкын калмасын дигәннәрдер. Малай рәхмәт әйтеп елмайды. Аның каравы, ярышның шаян эш түгеллеген дә аңлагандыр ул.
Бәйрәмне оештыручы – Илнур Фәрхетдинов
Мәйданның тышкы ягында ниләр бар микән? Монда да гөр киләләр: батутта сикерәләр. Әнә, балаларны төягән квадроцикллар мәйдан әйләнә. Иске Байлар авылыннан ат бизәп килгән Таһир Шәфигуллин да пассажирларга кытлык кичерми. Ул өч сәгать буе шулай йөреп торды – балалар рәхәтләнеп атта йөрде. Теләгән сабыйлар шикәр мамыгы белән сыйлана, чәй кайнап тора, шәкерт абыйлары, җимешләр кушып, пылау биреп тора. Барысы да түләүсез – бәйрәм бүләге. Кабат мәйдан эченә кайтсам, әтиләр капчык киеп йөгерә. Балаларга шәп үрнәк бу. Гомумән, бәйрәмгә балалар, башлыча, әти-әниләре, әби-бабайлары белән килгән иде. Бик матур фал бит! Ярышлар тәмамлангач, бу хакта кунагыбыз – Габделмәлик хәзрәт гаилә тәрбиясе турында кыска гына, әмма тирән мәгънәле вәгазен дә җиткерде.
– Мондый бәйрәмнең авылда гына түгел, районда да узганы юк иде бит, кайдан башыңа килде? – дип кызыксынам Илнурдан.
– Район мөхтәсибе Җәүдәт абый Минзәләгә дин әһелләрен җыйды, анда гаиләдә бала тәрбияләү, гомумән, гаилә мохите турында да сүз булды. Әнием белән барган идем, кайтканда, киңәшләштек тә, оештырып карарга булдым. Авылдагы дини фикердәшләрем белән дә сөйләштек. Үзең генә башкарып чыга торган эш түгел бит. Җәүдәт хәзрәт бу ниятемне хуплады, бик нык ярдәм итте. Ә авылыбызның игелекле иганәчеләре матди ярдәм күрсәтте. Менә мондагы бөтен нигъмәт аларның ярдәме белән алынды, – диде ул.
Иң күп чүп җыючыга – кәрәзле телефон!
Бәйрәмнең сюрпризы да бар иде. Җәүдәт хәзрәт балаларга перчаткалар, зәп-зәңгәр капчыклар таратты. «Кем дә кем шушы бәйрәм узган барлык мәйданнан иң күп чүпне җыя, шуны зур бүләк – кәрәзле телефон көтә», – диде. Кемнең бүләк аласы килмәсен? Әле бүләкнең ниндие бит! Китте ярыш, малайлар һәм кызлар йөгерә-йөгерә чүп җыялар. Ә жюрида үлчәү тотып көтеп торалар. Ярышучыларга хәтта әбекәйләре ярдәм итә. Санаулы минутлар... Һәм мәйданда эре чүп-чар гына түгел, әллә кайчан ташланганнары да калмады. Кәрәзле телефон иң күп чүп җыйган Сафира Галиевага эләкте. Хәер, бүләк дигәннән, мәйданнан бер генә бала да, хәтта ярышларда катнашмаганнары да бүләксез китмәде.
Бәйрәм ахырында Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев Илнур Фәрхетдиновка авыл җирлеге, депутатлар, авыл халкы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.
Фотолар Тәнзилә Шәйхнурова тарафыннан бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев