«Көзге каникуллар»
ЮХИДИ хезмәткәрләре мәктәп укучыларын юл һәлакәтләреннән кисәтү максатыннан 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр «Көзге каникуллар» дип аталган профилактик атналык үткәрәләр. Бу чорда җәяүле балалар, велосипедта, мопедта йөрүчеләр ЮХИДИ инспекторларының күз уңында булачак. Шулай ук балаларны автомобильдә алып бару кагыйдәләрен үтәүгә дә махсус игътибар биреләчәк.
Искә төшерәбез, 2021 елның тугыз аенда республикада 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 344 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 11 баланың гомере өзелгән, 370е имгәнүләр алган. Пассажир балалар белән бәйле 142 һәлакәт булган. Әйтергә кирәк, юл һәлакәтләрендә гомере өзелгән балаларның барысы да пассажирлар. Бик күп очракта баланың үлемендә машина йөртүчеләрнең ваемсызлыгы гаепле. Җәй көне Әлмәт районында өч яшьлек сабый шул сәбәпле якты дөнья белән хушлашты. Ул көнне җиңел машинаны йөртүче руль артына исерек килеш утырган була, шуның өстенә, автомобиль йөртүгә хокукы да булмый. Ул каршыга килүче йөк машинасына юл бирми һәм аңа бәрелә. Күпләгән тән җәрәхәтләре алган бала һәлакәт урынында ук җан бирә.
ЮХИДИ инспекторлары балаларны саклауга иң беренче өлкәннәрнең, ата-аналарның җитди каравын сорый. Җәяүле баланы юлда үз-үзен тотарга өйрәтү дә ата-ана бурычы. Бала мәктәп һәм өй маршрутын ятласын, юлда телефоннан сөйләшмәсен, киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булсын – болар барысы да мөһим кагыйдәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев