Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көзге чакырылышның үзенчәлекләре

1 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Армия хезмәтенә хәрби исәптә торучы, хезмәттән вакытлыча яки тулысынча азат ителмәгән 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге ир-егетләр алына. Хезмәт итү вакыты үзгәрмәде – ул элеккечә үк бер ел. Быелгы чакырылышта районнан  35 егет армиягә алыныр дип ниятләнә. 18 октябрьдә беренче озату узды. 

Октябрь-декабрь айларындагы чакырылыш, коронавирус инфекциясенә, аны хәрби частьларда таратмауга бәйле рәвештә, узган елгы кебек үк, барлык саклану чараларын үтәп уздырылачак. Беренче чиратта хәрби комиссариат бу максатка кирәкле булган барлык медицина җиһазлары белән тәэмин ителде. Комиссариатка керү урынында медицина постлары тора. Ерактан гына үлчи торган инфракызыл термометрлар эшли, кулга сөртер өчен антисептиклар куелган. Керү урынында һәм бина эчендә коронавирусны кисәтү чаралары турында стендлар эленгән. 
Хезмәткә чакырылучыларны хәрби комиссариатта кабул итү тәртибе дә бу кампаниядә үзгә. Егетләр күпләп җыелмасын өчен аларның һәрберсенә килү вакыты билгеләнгән, керү-чыгу өчен берничә ишек ачылган. Комиссариат территориясенә һәм бина эченә алар шәхси саклану чаралары белән һәм социаль дистанция саклап кына үтәләр. Бина эче һәрдаим җилләтелеп, дезифекция үткәрелеп тора. 
Республика җыелу пунктына алып бару шулай ук дезинфекция үткәрелгән махсус автомобильләрдә оештырыла. Булачак солдатларны башкалага пассажирлар йөртүгә хокуклы тәҗрибәле машина йөртүчеләр илтәчәк. 

Дамир Вәлиев, Яр Чаллының Комсомол районы һәм Тукай районы буенча хәрби комиссары.

 / Фото хәрби комиссариаттан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев