Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көз яме

Алтын көз. Табигатьнең бу матур һәм могжизалы мизгеле, кызгылт-сары ачык төсләр беркемне дә битараф калдырмыйдыр, мөгаен. Каен һәм юкәләрнең алтын-сары яфраклары, нарат һәм чыршының җете яшеллекләре, имән һәм усакларның кызыл бизәкләре, миләш һәм баланнарның алсу яфраклары күңелләрне иркәли. Болар барысы бергә кушылып, кабатланмас төсләр мозаикасы барлыкка китерә, алардан тирә-якка хуш ис тарала. Бу көннәрдә урман-паркларда йөрү, табигать белән хозурлану күңелгә чиксез рәхәтлек бирә. 

Безнең газета укучылар арасында да елның бу фасылын яратучылар бик күп. Алар сихри мизгелләрне фотога да төшергән. Карагыз әле, Калмиядән Ләйсирә Сәхибҗанова, Круглое Поледан Дина Мироненкова, Ташкичүдән Алсу Гыйлаева, Куадыдан Гөлшат Хасимова нинди матур фотолар җибәргән. Мөгаен, сезнең дә көзнең сихри мизгелләрен чагылдырган сурәтләрегез бардыр. Бәлки табигать кочагына чыгарга ниятлисездер. Фотоларыгызны +7-917-398-19-83 телефонына яки yakti.ul76@gmail.com. электрон почтасына җибәрегез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев