Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыярны ничек сыйларга?

Июль ае –рәхәтләнеп кыярлар һәм помидорлар белән сыйланган чор. Менә шушы вакытта без дә аларны тиешенчә ашламалар белән сыйларга бурычлы, нигездә, бу максатка калий һәм фосфор препаратлары кулланыла.

*Июльдә сирәкләү таләп итүче культураларны сирәкләүне тәмамлагыз. Исегездә тотыгыз: кишер һәм петрушка үсентеләре аралары – 4 см, торманыкы – 8-10 см, чөгендернеке – 10-12 см. булырга тиеш. Моннан тыш, яшелчә түтәлләрен агач көле төнәтмәсе белән “сыйлагыз”. Яфрак массаларын үстерергә өлгергәннән соң, аларга бирелгән бар ашлама тамыразыкларының тәмләнүенә һәм үсүенә юнәлтелә.
Ашлама рецептларының икесен тәкъдим итәбез: калийлы ашлама буларак кальций сульфаты алына. Аны 10 л. суга 1 г. исәбеннән кушалар. Шулай ук көлне дә ашлама итеп файдаланырга мөмкин: аны 1:10 исәбеннән кулланалар.
*Кабаклар үскән вакыт. Җимшәннән соңгы өченче яфрактан соң аларның сабакларын кыскартыгыз, ян-як сабакларын өзегез. Бер үсентедә 3 җимшәннән артык калдырмаскаи киңәш ителә. Кабак суны бик ярата, аны мулдан сибегез.
*Помидор һәм кыярларга 10 көн саен мондый төнәтмәләр сибегез: 1) 1 литр суга 70 грамм көл; 2) тирес суы: 1:10 өлеш исәбеннән.

Яшелчәләргә тозлы су сибегез!

Уңыш мул булсын, дисәгез, бу эшне вакытында башкарырга кирәк.

Кызыл чөгендердән мул уңыш аласыгыз килсә, аны үз вакытында сирәкләү бик мөһим. Чөгендер су яратмый, аңа бөтенләй су сипмәсәң дә була. Бу яшелчәгә яңгыр суы да җитә. Бу тамыразыкны ничек сакларга икән, дип бакчачыларга борчыласы да юк, аны корткычлар яратмый.
Тәмле чөгендер үстерү өчен аны өч тапкыр ашларга кирәк. Моның өчен 10 литр суга 1 аш кашыгы тоз салып, яхшылап бутарга һәм яшелчәләргә сибеп чыгарга кирәк. 1 квадрат метрга 5 литр катнашма сибәләр.
Тозлы суның суганны корткычлардан саклавын күпләр белмидер дә әле. Тәҗрибәле бакчачылар суганның уңышы мул булсын өчен нәкъ менә тозлы су сибә дә инде.
Яңгыр яумый торса, суганның тамырын корткычлар, вак бөҗәкләр кимерә башлый. Мондый очракта бер чиләккә 2 стакан тоз салып эретергә һәм түтәлгә сибәргә кирәк, ди бакчачылар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев