Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кытай табиблары коронавирусның балаларда була торган төп билгеләрен атады

Көнбатыш Кытайдагы дүрт хастаханәдә тикшеренү уздырганнар.

Бизгәк тоту, косу һәм диарея - балаларда Covid-19 коронавирусының төп билгеләре. Бу хакта PLoS Medicine басмасына сылтама белән «Известия» яза.

Тикшеренү Кытайдагы дүрт хастаханәдә уздырылган, анда бер айдан 12 яшькә кадәрле булган балаларны тикшергәннәр. Тикшеренү вакытында нәни пациентларда бу авыру җиңел яки уртача формада узган. 

Авыручыларның 76 процентында бизгәк булган, шул ук вакытта бу симптом инфекция йоктырган олы кешеләрнең 44 процентында гына күзәтелгән. Балаларның 62 процентында көчле ютәл, 12 процентында диарея һәм косу булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев