Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кышмы соң бу!

Һава торышының тотрыксызлыгы кешеләр өчен үзенә күрә бер сынау кебек. Январь уртасындагы яңгырлы «елак» көннәр кәефкә дә, сәламәтлеккә дә тәэсир итә. Елның һәр фасылына күрә үз матурлыгын көтәбез бит. Ләкин табигать сюрпризлар ясарга ярата, безгә бары яраклашырга кала.  Ә Сез «көйсезләнгән» һава торышы белән ничек килешеп яшисез?

Морат Шәехов, лаеклы ялда, Иске Абдул авылы:
– Кар төшмәгән килеш кинәт салкынайтып җибәрсә, уҗымнар өшү куркынычы бар. Игенчене генә түгел, барыбызны да иң борчыганы шул. Алай да, табигать мәрхәмәтсез булмас дип өметләнәм мин. Февраль, март айларында кар явар әле. Чәчүгә, урып-җыюга да көнен бирер, дип өметләнәбез. Узган ел комбайннар кырга унбиш көнгә соң чыкты, аңа карап, игеннәр басуда калмады. Табигать галиҗанәпләре җир балаларын рәхмәтеннән ташламасын.

 

Тәнзилә Минһаҗева, җыештыручы, Иске Абдул авылы:
– Без бала вакыттагы матур кышлар кая китте икән ул? Кар койма биеклеге булыр иде. Салкын, кояшлы көннәр, бөтен җир өстен көмешкә күмгән кар көртләренең күзләрне иркәләп җемелдәве искә төшеп юксындыра. Яңа яуган йошмак кар өстеннән мәктәпкә барулар искә төшеп сагындыра. Без үскәндә урамда уйнап туя алмый идек бит. Быел балалар чана, чаңгы шуу рәхәтләреннән дә мәхрүм. Һаваның җылы торуы сәламәтлеккә дә тәэсир итә. Кайбер көнне тын алулары читен. Тик барыбер табигатьнең могҗизасы булмый калмас, әле кышның матур көннәре дә булыр дип көтәм мин.

 

Илгиз Шәрифуллин, мәдәният йорты директоры, Теләнче Тамак авылы:
– Без, авыл кешеләре, җиргә якын булгач, уҗымнар өчен борчылабыз инде. Ә шәхсән үзем җылы кышның кыенлыгын сизмим дә, киресенчә, быел рәхәт әле, кар көрәп хәлдән таясы юк. Кыш җылы булса, җәй салкын килә, диләр. Моны үземнең дә сынаганым бар. Узган елгы салкынча җәйдә безгә Кырымга барып җылынып кайту насыйп булган иде. Табигатьнең үз законнары, тик барыбер кыш – кышлыгын, җәй җәйлеген итми калмас әле.

 

Виктор Иманов, машина йөртүче, Татарстан совхозы поселогы:
– Мондый һава торышын бер дә кабул итә алмыйм. Иң борчыганы – уҗымнар бирешергә мөмкин. Кешеләр дә төшенке кәеф белән йөргән кебек. Өлкән яшьтәгеләр өчен мондый көннәр бер дә рәхәт түгел инде. Кан басымы уйный торган булса, бигрәк тә. Алай да үз вакыты белән кар да яумый калмас, матур язлар, җәйләр дә килер. Күңелләребезне төшермик!

 

Вера Игнатьева – «Доверие» идарәче компаниясе җитәкчесе: 
– Әйе, быел кыш җылы килде. Бу күренеш урам җыештыручыларның эшен күпмедер дәрәҗәдә җиңеләйтте – карны зур күләмдә чистартырга кирәкми. Шулай ук күп катлы йортларда яшәүчеләр өчен куркыныч булган боз сөңгеләре юк һәм түбә кыекларында кар җыелмый. Әмма юлларда бозлавык – ком сибәргә туры килә. Бу ком кешеләрнең аяк киемнәренә ияреп керә дә подъездларны пычрата. Димәк, аларны хәзер ешрак юарга туры килә. 

 

Минталип Миңнеханов – Тукай районы фермерлар ассоциациясе рәисе, 
«Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе:

– Элек табигатьтә баланс саклана – кыш салкын, җәй җылы була иде. Ә аның «көйсезләнеп» алуы берничә көнлек кенә булыр иде. Әмма быел кыш уртасында һава температурасы инде берничә атна югары тора. Димәк, табигать аграрийларны тагын сыный. Бу күренештән аеруча уҗым культуралары зыян күрә. Алар боз катламы белән каплана, сулый алмый. Андый мохиттә уҗымнар өчен куркыныч булган күгәрек авыруы барлыкка килә. Бу 20-30 процент уңышны югалтуга китерергә мөмкин. Әмма аграрийлар алдында, һава торышына карамастан, югары уңыш алу максаты тора. Моның өчен елдан-ел яңа технологияләр кертелә. Барлык агротехника чараларын кулланып чәчелгән орлыклар мондый һава торышы сынауларын яхшырак кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев