Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кышкы тәгәрмәчләрдә йөргән автомобиль тәрәзәсенә "шип"лар билгесен кую таләбе бетерелде

РФ Эчке эшләр министрлыгы әлеге билгене урнаштыруның ихтыяҗы юк дип белдерде.

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев гамәлдәге Юлда йөрү кагыйдәләренә төзәтмәләр кертү турындагы хөкүмәт карарын имзалады. Аның буенча, автомобиль тәрәзәсенә "Шип"лар билгесен ябыштырырга кирәкмәячәк. Бу турыда “Российская газета” яза.

Тәгәрмәчләрдәге шиплар кышкы тайгак юлда туктарга ярдәм итә, чынлыкта тәрәзәгә "Шип" билгесен ябыштырудан бернинди дә файда юк, ди белгечләр. Моңа кадәр шиплы резинада йөрүче автомобильчеләргә, арткы тәрәзәдә бу турыда кисәтүче наклейка булмаган өчен 500 сум штраф салалар иде.

Агымдагы елның июлендә РФ Эчке эшләр министрлыгы Хөкүмәткә үз карар проектын юллады, шулай итеп, әлеге таләпне хәзер гамәлдән чыгаралар. Эчке эшләр министрлыгы әлеге билгене урнаштыруның ихтыяҗы юк, дип ачыклык кертте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев