Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кырларда ыңгырашырга язмасын

Район башкарма комитеты башлыгы Айрат Хәбибуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәшит Хәбетдинов, «Россельхозцентр» хезмәтенең Тукай районы буенча филиал җитәкчесе Назыйм Сәләхетдинов составындагы комиссия 21 крестьян-фермер хуҗалыгын карап, аларның язгы эшләренә булган әзерлеккә бәя бирделәр. 

Комиссия үз эшен сәгатъ иртәнге сигездә, Бакчасарай авылындагы «Миңнехуҗин» хуҗалыгыннан башланып китте. Биредә җитәкчеләрне хуҗалыкның баш агрономы Александр Кокров каршы алды. 
– Безнең 3750 гектар чәчүлек җирләребез бар. Шуларның 450 гектарын уҗымнар алып тора, бу язда 1800 гектарда язгы культуралар һәм 1500 гектарда азык үләне чәчеләчәк. Орлыкка килгәндә безнең үзебезнең орлыгыбыз юк, «Ирек» хуҗалыгыннан бодай, арпа орлыгы кайтарачакбыз, – дип сөйләде баш агроном. 
Техника паркының әзерлегенә килгәндә, «Миңнехуҗин» крестьян-фермер хуҗалыгында ремонттан кайтасы өч тракторлары бар. Әзерлеккә килгәндә, эшләп бетерәсе эшләре шактый әле. 
 «Миңнеханов» хуҗалыгында бүген үк кырга чыгарга әзерләр. Фермерның  тракторлары, культиватор-тырма, чәчкеч ише тагылмалы һәм башка төрле техникасы да тулысы белән язга әзер. Яшелчә, бөртек орлыгына, ашлама тупланышына килгәндә дә фермерга тел-теш тидерерлек түгел. Ул 100 процентка үтәлгән. 
 Сәмәкәй авыл җирлеге исә фермерларга иң бай җирлекләрнең берсе. «Шилнә» җитештерү кооперативыннан башка биредә 5 хуҗалык бар. Бу «Мисбахов», «Хәйруллин», «Петров», «Латыйпов», «Исхаков» исемендәге крестьян-фермер хуҗалыклары. Санап үтелгән фермерлар чәчү материалын тиешенчә эшкәртеп, ашлама белән җитәрлек күләмдә әзерләп куйганнар. Шулай ук аларның техник тәэмин ителеше, орлык складлары да күпләргә үрнәк булырлык.  Шулай ук Кнәз авыл җирлегендәге «Авзалов» фермер хуҗалыгы да комиссия әгъзаләрендә бары уңай тәэсирләр генә калдырды. 
 Калган КФХлар да исә вак-төяк эшләр калган. Кемдер ашламасын тулысы белән кайтартып бетертмәгән яки орлыклары җитәрлек күләмдә түгел һәм башкасы. 
–  «Адиев», «Нигъмәтуллин» крестьян-фермер хуҗалыкларына язгы кыр эшләренә әзерлекне тизләтү сорала. Җирлек башлыкларына да фермерлар белән хәбәрләшеп торырга, хәлләрен белеп, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә кирәк, – диде район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов, дүшәмбе киңәшмәсендә комиссия эшенә хисап ясап. 
 Район башлыгы Фаил Камаев исә, әзерлекләре начаррак булган фермерларга комиссия белән тагын бер кат барып кайтырга кирәк, диде. 
– Әзерлексез булган фермерларны кисәтергә, алар белән сәйләшергә кирәк. Җирне алгансың икән, аны эшкәртер өчен техникасы, ашламасы, орлыгы булырга тиеш. Әгәр дә бу фермерлар үзләрендәге җир белән эшли алмыйлар икән , аларны башка, булдырырдай кешегә бирергә кирәк, – диде Фаил Мисбахович. 

Реклама

/Р. Закиев фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X