Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күзкәем, диләр аны

Хәзерге Күзкәй авылы урнашкан урынны һәм аның тирә – якларын борынгы заманнарда калын урманнар, әрәмәлекләр белән капланган булган, уйсу урыннарны күлләр, сазлыклар, камышлар биләгән.

Тарихи чыганаклар күрсәткәнчә, XIII гасырның беренче яртысында (төгәле – 1236 елда) дәһшәтле монгол яулары тарафыннан Бөек Болгар дәүләте җиңелүгә дучар булгач, аның Идел буендагы халкы Чулман, Вятка, Ык, Агыйдел буйлап тынычрак урынга күчкәннәр.

Күзкәйлеләр гомер – гомергә игенчелек белән шөгыльләнгәннәр. Авыл халкының иген эшендә дә, юл йөрүдә дә төп таянычы ат булган. “Атсыз ир – канатсыз кош” әйтеме шул вакытларда барлыкка килгән. Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан (1914 ел) авылда 500 чамасы хуҗалык, 800 гә якын ат, 3000 гә якын кеше яшәгән.

Күзкәй әүвәл Байлар волостеның Турай түбәсе составында йөрсә дә XIX гасыр уртасында инде үзе волость үзәгенә әверелә. Күзкәйгә буйсынган авылларның саны вакыты - вакыты белән 22 гә җитә.

1886 нчы елда Иске Байларда зур җыен була. Авылга типтәрләр нигез салганлыктан алар төп халык булып исәпләнә, башкортлар башка җиргә күчеп китәргә тиеш була.

Иске Байларда 1834 нче елда ирләр – 221, хатын – кызлар – 198. 1848 нче елда – 2 мәчете, 1879 нче елда – 3 тегермәне, 1905 нче елда – кузница, 2 лавка, 4 ипи склады булган. Хәзерге вакытта авылда мәктәп, (анда 9 бала белем ала), медпункт, клуб, мәчет эшли.

Беренче төркем башкорт гаиләсе күчеп китеп Тау асты Байлары авылына нигез сала. Икенче төркем Кәҗә Байлар (хәзерге Яңа Байлар ) авылын нигезли. Өченче төркем башкортлар Яңа Усай авылын нигезли.

Югары Байлар авылына нигез салыну Иске Байларның дүртенче башкорт гаиләләре төркеменә туры килә. Югары Байларда тырыш, үҗәт кешеләр яши. Культура эше бүген дә гөрләп бара, 67 гармунчы үстергән авыл ул Югары Байлар.

Югары Байлар авылына 1891 нче елда нигез салына. “Чәчкәле” колхозы 1933 нче елда төзелә.

1935 нче елда клуб бинасы, 1953 нче елда китапханә ачыла.

Күзкәйдә партиянең XV cъезды карары нигезендә күмәк хуҗалык 1929 нчы елда төзелә, аңа “Яңа тормыш” дип исем бирелә. Колхоз “Ярыш” исемен 1931 нче елдан бирле йөртә.

Күзкәйдә балалар бакчасы 1940 нчы елда “Балалар мәйданчыгы” исеме белән ачыла. Хәзерге көндә «Таңбатыр» балалар бакчасында 23 бала тәрбияләнә.

Күзкәйдә башлангыч мәктәп 1922 елның көзендә эшли башлый. 1937-1938 нче уку елыннан мәктәбебез тулы урта мәктәп дип исәпләнә башлый. 1978 елга кадәр Күзкәй мәктәбе өч агач бинада эшли. Мәктәпнең яңа бинасы (аны мәктәп директоры Абдуллин Гыйльмулла Абдулла улы төзетә) 1978 нче елның ноябрь башында зур тантана белән файдалануга тапшырылды. Сугыштан соңгы елларда Күзкәй урта мәктәбендә директор булып 9 кеше эшли. 1925 – 1937 нче еллар Күзкәй өчен зур төзелешләр чоры (мәктәп, аның өске катын җиткерү, ветлечебница, больница комплексы, идарә бинасы һ. б.). Күзкәй шифаханәсенең яңа биналары 70 ел буена өзлексез эшләп дистә меңнәрчә кешеләрне савыктыруга ярдәм итәләр, аларда күпләгән табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары хезмәт куйганнар.

1941нең 22 июне...Радиодан Левитанның тетрәндерә торган тавышы яңгырый: «немец фашистлары сугыш игълан итмичә,Советлар Союзы чикләрен бомбага тота башлады...» Сугыш...1418 көн hәм төнгә сузылган сугыш... Күзкәйдән беренче булып сугышка Нәбиуллин Котдус китә,аның артыннан Хуҗин Әхмәтзыя... Барлыгы Күзкәй авыл советыннан 667 кеше сугышка китә. Озак та үтми авылга «кара кәгазьләр» килә башлый.Күзкәйгә беренче булып Хуҗин Әхмәтзыяның батырларча hәлак булуы турында хәбәр килә,1942 елның январе була, «Хәбәрсез югалды» кәгазе Рәхилә, апаны -тол, 3 яшлек Мөнҗияне ятим итә. Сугыш башланганда Брест крепостенда хәрби хезмәттә булып, дошман hөҗүмен кабул иткән Күзкәй егете Ахметшин Габденур, Яңа Байлардан Маннапов Хәким, Югары Байлардан Фәрдиев Шәмсемөхәммәт абыйларның исемнәре Брест крепосте стенасына алтын хәрефләр белән язылган. Ватан сугышы ветераннары Абдуллин Гыйльмулла,Сизов Александр hәм Әмиров Мәхмут агаларның истәлек кулъязмалары китапханәдә саклана. Ир -егетләр бер-бер артлы фронтка китә. Тылда үсмерләр,хатын -кызлар, карт-корылар кала. Колхозны, авылны сакларга, фронтка да ярдәм итәргә, итәк тулы балаларны үстерергә кирәк. Барысына да чыдыйлар: илне фашистлардан гына азат итсеннәр, җиңү яулап, исән-сау кайтсыннар көннетөнгә ялгап эшлиләр.

Авылның үз хәле мөшкел булса да ,халык Ленинградтан эвакуацияләнеп килгән кешеләрне кабул итә. Балаларны Күзкәй шифаханәсенә урнаштыралар. «Аларны күрүгә, безнең үшыбыз алынды: шур кадәрле ябыклар,авыз кырыйларыннан кан ага,берсенең дә теше юк. Алар ачлыктан зәңгелә белән авыручы 4-5 яшьлек балалар.Без аларны кулыбыздан килгәнчә ашатып,дәваладык. Үкенечкә каршы,бу балаларның берсе дә исән калмады. Иске простыняларга төреп,бер кабергә5-6 шар итеп Күзкәй зиратына җирләдек,» – дип искә алган мәрхүмә Сәйд Зыятдинова. Күзкәй авыл советыннан 667 кеше сугышка китә.

2001 нче елның март аенда Валиева Тәзкирә Гәрәй кызының күп хезмәте куеп төзелгән 37 урынлык яңа больница ачыла. Елына 500 -600 кешегә медицина ярдәме күрсәтелә. 1764 нче елда язмышка дучар ителгән 6 гаилә Әгерҗе районы Салагыш авылыннан Иске Байлар авылына килеп урнаша, шул елны 10 башкорт гаиләсе дә яши башлый. Еллар үтә. Иске Байлар авылы 5 мәчетле, базарлы зур салага әверелә.

Укучылар тарафыннан 1996 нчы елдан 2010 нчы уку елына кадәр 26 алтын һәм көмеш медаль яуланган. 2010-2011 нче уку елында төрле фәннәр буенча олимпиада нәтиҗәләре дә куанычлы. Район буенча 10 призлы урын, шулар исәбеннән 3 беренче урын, республика буенча рус теле әдәбиятеннән. Авылның җыр – биюгә оста шәхесләреннән 1986 нчы елда ”Әллүки” фольклор ансамбле оеша һәм клуб сәхнәсендә чыгышларын башлый. Җитәкчесе Флүрә Нуриева Гыйльми кызы булган “Әллүки” ансамбленә 15 ел тулу уңаеннан, 2001 нче елның язында “Халык фольклор ансамбле” дигән мактаулы исем бирелә.

Бүген Күзкәй авылы Тукай районында иң күренекле авылларның берсе. Биредә туып –үскән шәхесләрне алсак та, күзкәйлеләрнең горурланырлык сәбәпләре бар. Әйтик, шагыйрь Фәннүр Сафин татар халкының яраткан улы, аның җырлары мәңге үлмәс, шигырьләре халык йөрәгенә уелып калды. Авыл төзелә, яшьләр шәһәрләрдән кайтып өйләр салалар, халыкның тормышы яхшыра. Кыскасы Күзкәй яңара, анда ата-бабалары амәнәтенә тугры калган яшь буын үсеп килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев