Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Курыкмыйча эшлисе дә эшлисе...

Районда үзмәшгульләр ассоциациясе оештырыла. Мондый оешма башкарма комитет ярдәме белән беренче тапкыр төзелә. 

Ассоциация рәисе итеп үзмәшгульлек системасында эшләүче яшь эшмәкәр Эльфат Хәбибрахманов билгеләнде. «Ассоциацияне булдыру идеясе күптән туды, – ди ул. – Ул, беренче чиратта, үзмәшгульләр арасында үзара ярдәмләшеп эш алып бару максатын күздә тота. Шулай ук, бизнес масштабларын киңәйтү, дәүләт ярдәменең барлык чаралары турында хәбәрдар булу һәм катнашу, үз товарыңа реклама ясау. Аннары мондый берләшү дәүләт грантларында катнашу мөмкинлеге дә бирә. Шулай ук ассоциация кысаларында төрле укулар, үз товарларын сату буенча тренинглар уздырып булачак. Ассоциация оешканнан соң, Чаллы шәһәре территориясендә үзмәшгульләр җитештергән товарны сату өчен махсус урын булдыру планнары да бар. Бу көндәшлеккә сәләтлелекне арттырачак һәм клиентлар табарга ярдәм итәчәк, – ди Эльфат Хәбибрахманов.
Бүген ассоциациянең үзмәшгульләр өчен файдалы интернет-платформасы бар. Социаль челтәрләрдә төркемнәр эшли. Анда һәрбер үзмәшгуль борчыган соравын бирә ала, фикер алыша, яңалыклар белән таныша. 
Ассоциациягә керергә теләүчеләр көннән-көн арта, дип билгеләп үтә Эльфат Ринатович. «Чәчтарашлык белән шөгыльләнүче, төзелеш хезмәтләре күрсәтүче, заказ буенча төрле ризыклар пешерүче, репетиторлык белән шөгыльләнүче, арендага торак бирүче, маникюр ясаучы, йөкләр ташучы, техника ремонтлаучы кешеләргә яңа дәрәҗәгә күтәрелү мөмкинлеге булды», – ди ул. Бүген ассоциация ачу юридик теркәү, документлаштыру стадиясендә. 
Ассоциациягә керергә теләүчеләрнең берсе – Рафаэль Вәлиев. Ул тимердән коеп төрле конструкцияләр, бизәкләр ясый. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлауга үзмәшгуль буларак теркәлгән. 
– Үзмәшгульлек системасында теркәлү – эш башлаучы яшь эшмәкәр өчен менә дигән мәйдан. Билгеле, башта күп кенә авырлыклар белән очрашырга туры килә, кемдер түзми, кул селти. «Һөнәри керемгә салым» системасының гамәлдә булуы – үзе бер этәргеч ул. Үз хезмәтем өчен урында ук чек чыгарып бирә алам, касса аппараты алу мәҗбүри түгел, салым органнарына барып торасы юк, эшмәкәрләрдән таләп ителгән еллык отчет тапшыру кебек мәшәкатьләрдән дә азат ителдем. Салым проценты да түбән – 4 процент кына тәшкил итә. Моңа өстәп, банктан кредит алганда да керемнәремне күрсәтә алам. Ә иң мөһиме – бар эшчәнлегем дә законлы булып санала. Рәсми теркәлеп, курыкмыйча, шикләнмичә тыныч күңел белән эшлисе дә эшлисе», – ди ул. 
Бүген Рафаэль Вәлиев эшчәнлеген Тукай районы территориясендә урнашкан бер базада алып бара. «Әлегә тимер конструкцияләр эшләү цехы өчен бинаны арендага алдым. Тимер эшләнмәләр ясау өчен җиһазлар кыйммәт тора, шуңа аларны да арендага алып торырга туры килде», – ди эшмәкәр. «Бүгенге көндә барлык чыгымнарны исәпләп карагач, кулыма 25 мең сум тирәсе акча кала», – ди Рафаэль. 
Койма, капка, рәшәткә, чардуган һәм башка тимер конструкцияләр ясауга заказ Тукай районыннан кала, Менделеевк, Минзәлә районнарыннан, Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән килә. «Клиентлар, нигездә, бер-берсеннән күреп, ишетеп киләләр», – ди эшмәкәр.
Яшь эшмәкәр киләчәктә җитештерелә торган продукция ассортиментын киңәйтү һәм клиентлар базасы булдыруны максат итеп куя. «Ассоциациягә керү – бизнесымны үстерүгә ышанычлы адым», – ди ул.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эльфат Хабибрахманов!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эле болрга да тулисе була,эшмэкэрлэнен

      2
      X