Куркынычсызлык турында искәрттеләр
Дәүләт автоинспекциясе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесы хезмәткәрләре мәктәпләргә барып балаларга куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйлиләр.
Шушы көннәрдә Иске Җирекле авылындагы балалар бакчасында да кызыклы һәм файдалы чара үтте. Эштән соң балаларын алырга килгән әтиәниләрне «Тургай» балалар бакчасында яктылык кайтартучы сары җилеткалар кигән сабыйлар – биредә тәрбияләнүчеләр каршы алды. Алар әниләргә һәм әтиләргә яңа уку елы башланып, балаларның җәйге ялдан кайтып бакчага, мәктәпкә киткәннәре, аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү кирәклеге турында искәрттеләр. Нәниләр үзләренең әле бөтенләй сабый булулары турында әйтеп, олыларга белешмәләр тапшырдылар. Шул ук вакытта балаларны автомобильдә бары тик махсус тотып тору җайланмаларын кулланып йөртү турында да сөйләделәр. Әлеге белешмәлекләрдә бу җайланмалардан ничек дөрес куллану турында мәгълүмат та табарга мөмкин иде.
Балалар әти-әниләренә тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтара торган элементлар киеп йөрергә, тизлек режимын сакларга кирәклеген дә искәрттеләр. Ата-аналар балаларын бик игътибар белән, зур кызыксыну белән тыңладылар. Әлеге чара олылар өчен дә, сабыйлар өчен дә файдалы булыр дип өметләнәбез.
Ләйсән Закирова, «Юл хәрәкәте иминлеге»нең профилактика бүлеге белгече.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев