Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Курку белмәс шәфкать туташы

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 77 ел тула. Вакыт агым сулар кебек сизелмичә ага да ага шулай. Ә мин хаман үткәннәргә кайтып, узган вакыйгалар турында уйларга яратам. Менә бу юлы да ерак 2008 елның аперель аен хәтеремдә яңарттым. Ул елда миңа батыр бер шәфкать туташы  – Мария Ильинична Бажукова белән белән танышырга туры килде. Аның фронтта күргәннәре турында сезгә дә сөйләп узасым килә...  

Үз иреге белән фронтка
 Сугыш башлану турындагы хәбәр Перм краеның Нытва шәһәре буенча яшен тизлеге белән тарала. Әле 19 яше дә тулырга өлгермәгән Мария бу хәбәрне терәнеп кабул итә һәм шәһәрдә шәфкать туташлары әзерләүче курсларның оештырылуын белү белән шунда юл тота.
 Курсларда 8 ай белем алганнан соң, кыз госпитальдә эшли, фронттан кайтарылган яралы солдатларның һәм командирларның яраларын карый, аларны бар җаваплылыгы белән тәрбияли. Шул яралыларга карап аның йөрәге түзми: Мария рапорт язып, үз иреге белән фронтка китү теләген белдерә. Сугыш кырында аны күпсанлы авырлыклар, хәтта үлем көтәчәген белсә дә, Маша ниятеннән кире кайтмый. Кызның тәвәкәллеген күргән җитәкчелек тә карышып тормый, ризалыгын биреп, шунда ук фронтка җибәрә.  
 1942 елның салкын февралендә Мария Бажукова өчен авыр, кырыс көннәр башлана...


Командирны коткарып дошман тылында кала

 Санитар батальоннарның берсенә шәфкать туташы итеп билгеләнгәннән соң, шул часть белән  Маша Курск, Белоруссия юнәлешендә, Сталинград янында, Прибалтика, Польшада була, фронттагы авырлыкларны солдатлар һәм командирлар белән иңне-иңгә куеп уздыра, яралыларның гомере өчен көне-төне ял белми көрәшә. 
 Мария Ильинична еш кына бер вакыйганы искә ала. Әлеге хәл ул хезмәт иткән армиянең Прибалтикада, камалышка эләккән вакытта була. 
 Көннәрдән бер көнне Машаны штабка чакырып алалар һәм часть командиры, Петров фамилияле подполковникны фашистлардан азат ителгән җиргә, госпитальгә озатырга дип задание бирәләр. Яралы командир яткан самолет һавага күтәрелгәч тә, кыз дошман белән алынган җирдә канкойгыч, каты көрәш баруын күрә. Шулвакыт, самолетка зениткалардан эләгәләр. Очучы парашют белән сикерергә кирәк дип хәл итә һәм беренче булып, бер парашютта Маша белән авыртуга түзәргә тырышучы командир Петров сикерә. Соңгы булып очкычны летчик үзе калдыра. 
 Алар һәммәсе дә урманга төшәләр. Төшкән вакытта аларның рацияләре эштән чыга, летчик та яралана – ул уттан зыян күргән була. Шулай итеп, Машага хәзер ике яралыны ничек тә булса коткарырга туры килә. Ә алар дошман тылында, фронт сызыгына кадәр 8 километр юл, бөтен җирдә немец солдатлары йөри. 
 Озак кына урынны күзәтеп торганнан соң өчесе дә 14 яшьләрдәге, кәҗәләр көтүче бер кызны күреп алалар. Аптыраганнан һәм башка чара булмаганлыктан алар шул кызга ышанырга булалар. Танышып, аның Шура, Александра икәнен белеп алалар. 
– Мин сезне партизаннарга кадәр озатам, алар моннан ерак түгел. Ләкин караңгылангач, төнлә барырбыз, – дип, Шура ярдәм итәргә ризалаша.  
 Төн җиткәч тә алар дүртәүләп юлга чыгалар. Кул астында булган әйберләрдән носилка сыман нәрсә әмәлләп, ике кыз кеше авыр гәүдәле ирләрне партизаннарга кадәр алып барып җиткерәләр. Аннары, партизаннар базасыннан подполковник Петровны һәм летчикны госпитальгә җибәрләр. 
 Соңрак Маша летчикның яралардан үлүен белеп ала, ә менә командирның язмышы аның өчен билгесез булып кала...

30 елдан соң очрашу

  Командирны коткаруда күрсәткән батырлыгы өчен Мария Бажукованы «Батырлык өчен» медале белән бүләклиләр. Ә сугыш тәмамлануга 30 ел булаган елда Марияне инде полковник дәрәҗәсенә җиткән эллекеге командир Петров үзе эзләп таба. Бу очрашу аларның икесе өчен дә бик дулкынландыргыч, күз яшьләре белән уза. Алар төне буе сөйләшеп чыгалар, җырлар җырлап, көлешәләр дә, елашалар. Мария Ильиничнаның ире, үзе дә фронтовик булган кеше Берлинга кадәр җитеп, Рейхстагны алганны үз күзләре белән күргән Машаның ни кичергәнен бик яхшы аңлый һәм балаларны алып күршеләргә кереп китә. 
 Иртән полковник артыннан машина килә һәм хушлашкан чакта, Петров Мариягә үзенең сәгатьен, башка бик күп күчтәнәчләр бүләк итеп китеп бара. Бу аларның сугыштан соң беренче һәм соңгы очрашулары була...


Үз һөнәренә тугры булып калган

 Сугыш бетсә дә, Мария Бажукова кешеләргә файда китерүдән туктамый. Һөнәренә тугры калып, медицина хезмәтенең өлкән гвардия сержанты Мария Бажукова балалар дәваханәсендә 40 ел шәфкать туташы былып эшләп чыга, мактаулы кан донноры да була. 
 Гомеренең соңгы елларын ул минем авылдашым булып, кызы Татьяна Шашерина гаиләсендә яши һәм 2010 елның 8 октябрендә фани дөньядан китеп Комсомолец поселогы зиратында җирләнә. 
 Мария Ильинична гомер-гомергә яшь буынның сугышның нәрсә икәнен белеп, Җиңүнең нинди бәя белән яуланганын аңласыннар, тынычлыкның кадерен белсеннәр, дигән теләк белән яшәде.  
 
Надежда Галицкая,
Комсомолец поселогының инвалидлар оешмасы рәисе

 

   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев