Күңелләрдә җылы хис калды
Күзкәй китапханәсе каршында эшләп килүче «Хатирә» клубында чираттагы очрашу булды. Бу юлы кунакка соңгы елларда китаплары укучылар тарафыннан көтеп алына, яратып укыла торган язучы Зифа Кадыйрова, берничә китап авторы килде.
Аның белән бергә Чаллыда бөек төзелешләр башланганчы ук шәһәр газетасы каршында оешкан «Ләйсән» әдәби берләшмәсенең иҗади мирасын барлап ( ул инде бу җәһәттән, җентекләп эзләнеп, «Әдәби Чаллы» китабының дүрт томын әзерләп бастырып чыгарды) берләшмәгә килгән яңа иҗат җәүһәрләрен туплап яшәтүче Муса Җәлил исемендәге шәһәр китапханәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина һәм «Көмеш төн» исемле шигырьләр җыентыгы авторы Айрат Шәйхетдинов килгән иде.
Очрашу һәр вакыттагыча, түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә һәркем катнашырлык, үз фикерен әйтерлек итеп җылы бер дулкында барды. Укучыларыбыз Зифа Кадырованың «Язмыш сынавы», «Сагынырсың—мин булмам», «Бәхеткә юл кайдан?», «Синсез килгән язлар», «Көтеп узган гомер» һәм башка китапларын яратып кабул итте. Алар китап киштәләрендә хәрәкәтсез ятмый: сорап алалар, яратып укыйлар. Хикмәт шунда язучының әсәрләре кеше язмышлары, бүгенге катлаулы тормышта еш очрый торган сынаулар, үтеп булмас кебек тоелган киртәләр, гаилә, үзара мөнәсәбәтләр һәм, әлбәттә, кеше күңеленең җылы учагымәхәббәт, сөю-сөелү турында. Кайсы китабын гына алма, аны укып чыкмыйча куеп торып булмый. Хикмәт нәрсәдәме? Ул герое каршына язмыш сынауларын, һәрберебезнең яшәешендә очрарга мөмкин булган киртәләрне чынбарлыктагыча оста итеп куя да, алардан чыгу, кайчакларда үзүзеңне җиңү зарурлыгын калку итеп күрсәтә, кыенлыкларга бирешмәү юлларын эзләшә. Ихтыярсыздан китаптагы вакыйгалар эченә кереп китәсен, чагыштырулар ясыйсың, нәтиҗәләр чыгарасың. Укучы өчен китапның шул ягы мөһим дә. Зифа ханым һәркемнең язмышына кагыла торган сөюмәхәббәткә кагылышлы урыннарны да, әдәп кысаларыннан чыкмый гына, күңелне җәлеп итәрлек итеп бирә белә. Төчелек, хисләр уйнату юк аларда.
«Очрашу дустанә аралашу, сорауга җаваплар рәвешендә дәвам итте. Китапларыгыздагы сюжетларны кайдан аласыз?» – дигән сорауга Зифа ханым: «Тормыштан», – дип җавап бирде. – Миңа төрле яклардан бик күп хатлар язалар, язмышлары турында сөйлиләр, үзем дә гел халык арасында. Очрашуларга чакыралар, кайда гына булмасын, барырга тырышам». «Китапларыгызның эчтәлеге буенча бәхәсләр дә буладыр?». «Була инде, шулай тиеш тә ул. Төрле фикерләр яңгырый. Уңайлары күп, шөкер. Тискәре фикерләр дә бар, билгеле. Булсын, бәхәсләр фикер уятырлык җирлектә туа бит. Колак салам, уйланам. Үземне бөек кешегә санамыйм мин, фикер әйтүләре өчен рәхмәт. Укыйлар, уйланалар икән дип сөенәсең».
Очрашуга мәктәп яны лагеренда ял итүче укучылар да чакырылган иде. Гомерен китапханәче хезмәтенә багышлаган Роза ханым Хәмидуллина үзенең чыгышын балаларга мөрәҗәгать итүдән башлады: Татар телендә китаплар укыйсызмы? Кайсы авторларны яратып укыйсыз? Билгеле, балалар берберсен бүлә-бүлә китапханәче апаларының сорауларына җавап бирделәр. Роза ханым үз чиратында яңа гына табадан төшкән «Алмалы чак» дигән китабыннан, балалар өчен язылган бик матур шигырьләрен кычкырып укыды. Чынлап та, нәниләр өчен язылган, ихласлык-самимилек, хозурлык белән сугарылган шигырьләр үзләре җырлап тора.
Айрат Шәйхетдинов та үзенең шигырьләрен кычкырып укыды. Балаларга ничек итеп рифма ярдәмендә матур шигырь тудыру үрнәкләрен аңлатты, осталык дәресе ясап алды. Китапханәгә үзенең шигырьләр җыентыгын бүләк итте.
Менә шулай төрле темаларга рәхәтләнеп аралаша торгач, байтак вакыт үткән. Кунакларыбызны ихлас аралашканнары, зурлап килүләре өчен рәхмәт әйтеп озатып калдык. Алар китте, ә күңелдә әйтеп аңлатып булмый торган бер җылылык калды. Мондый очрашулар бик кирәк шул.
Тәнзилә Шайхнурова, Күзкәй авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев