Кунаклар Бикләннең Сабантуй чишмәсендә
«Ак калфак»лыларны Сабантуй мәйданында авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев белән авылыбызның имам-хатыйбы Мөдәфис хәзрәт каршы алдылар. Милли киемнәр, чигелгән калфаклар кигән хатын-кызлар яр буенда урнашкан «Сабантуй чишмәсе»нә юл алды.
Биредә кунакларга «Яшь киленгә су юлы күрсәтү» йоласын тәкъдим иттеләр. Әлеге күренешне авылыбызның «Хәтфә» фольклор ансамбле әзерләгән. Йола төрле уеннар, җыр-биюләр белән чиратлаштырып алып барылды. Чишмә буе төрле әкият геройлары сыннары, чәчәкләр белән бизәлгән иде.
Самоварга яшь килен алып кайткан чишмә суын салып, чәй дә куеп җибәрделәр. Кунакларны чәй эчертеп алганнан соң, алар барысы да мәйдан аланлыгына менде. Монда кичәнең икенче өлеше башланды – делегацияне авылыбызның иганәчәсе, эшмәкәр ханым Римма Крицкая белән таныштырдылар. Римма ханым эш юнәлеше, төрле өлкәгә иганәчелек ярдәме, тиздән авыл уртасында файлануга зур универсам кибете тапшырачагы турында бәян итте. Чишмә буе ландшафтын ясауда да аның идеяләре һәм турыдан-туры ярдәме ассызыкланды.
Аннары сүз авылның шагыйрәсе, биш китап авторы буларак миңа бирелде. Шушы көннәрдә генә «Биклән авылы тарихы» китабым да каләмемнән төште. Мин үземнең бу китапны ничек төзегәнлегем, аның эчендә архив материаллары да урын алачагы турында сөйләдем. Тарихчылар тарафыннан дәлилләнгән кызыклы фактларга тукталдым. Архив документларыннан күренгәнчә, Биклән авылы тарихының башы 1528 елларга туры килә. Якында гына иҗат күргәзмәм куелган иде. «Ак калфак»лылар, автограф куйдырып, китапларны сатып алдылар. Шагыйрә Эльмира Шәфигуллина, яныма махсус килеп, авыл өчен бик зур эш башкарганлыгыма басым ясады.
Очрашу берсеннән-берсе дәртле җыр-биюләр белән чиратлашып барды. Кечкенә Олеся Фәрдиева биегәндә күңел еракка ашкынды, Гөлнара Зиятдинова, Рәисә Ганиева җырлаганда кушылып җырлыйсы килде.
Авылыбызның нәфис затлары һәм бәйрәм кунаклары, очрашудан файдаланып, бүгенге хатын-кызлар тормышының элеккеге вакыт белән чагыштырганда бөтенләй үзгә булганлыгы турында сөйләште. Рәисә апа Әшрәфуллина: «Иң үзәккә үткәне кер юып, аны чайкарга кышын бәкегә төшү иде, – дип искә алды. – Бигрәк тә йон оекбашларны әйләндереп чайкау үзәккә үтеп калган, куллар күшегеп, өшер дәрәҗәгә җитә торган иде», – диде ул.
Болгардан килгән, ялтырап торган вак ташлар белән бизәлгән калфагын кыңгыр салган Рамилә: «Мин Тукай районында беренче тапкыр гына. Җирлек халкы мине үзенең эш сөючәнлеге, тырышлыгы, сәнгатькә гашыйк булуы белән таң калдырды», – ди. Ә менә Ханты-Мансийскидан килгән гүзәл затыбыз Эльвира Громова монда алтын куллы, шул ук вакытта бик тә кунакчыл халык яши икән, диде. «Безне үз кешеләр кебек кабул иттеләр, әйтерсең лә, үз төбәгебездә йөрибез, бернинди кырын карау, чит итү юк», – дип әйтеп үтте ул.
Гомумән, тукайлыларның тулы канлы тормыш белән, кайнап яшәүләрен әйттеләр Бикләнгә килгән ханымнар һәм туташлар. Соңыннан кунакларны сый-хөрмәтле табын янына дәштеләр. Монда да фикер алышу, аралашу дәвам итте.
Рәзинә СӘЕТГӘРӘЕВА.
Рөстәм Зәкиев фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев