Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кулланучылар кооперативлары кирәк

Тукай районында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге белгечләре катнашында очрашулар узды. Аларда район территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы кулланучылар кооперативлары җитәкчеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмчел хуҗалыклар вәкилләре, үз ихаталарында күпләп мал тотучылар – барлыгы 150 кеше катнашты. 

Соңгы елларда республика җитәкчелеге авыл тормышын яхшырту, авыл хуҗалыгын үстерү буенча шактый эшләр башкара. Бу очрашуның да төп максаты шул – авыл территорияләрендә хуҗалык итүнең кече формаларын һәм кулланучылар кооперативларын үстерү, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм кулы сузу.
Әлеге очрашуны уздыру өчен Тукай районы очраклы гына сайланмаган. Компетенцияләр үзәге җитәкчесе Илнур Хәбибуллин сүзләренчә, районның кече һәм урта бизнес вәкилләренең эшчәнлек алып бару өчен мөмкинлекләре зур.
Быел гына эш башлаучы фермерлар, терлекчелек продукциясе җитештерү юнәлешендә эшләүче гаилә фермалары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативларын булдыручылар 40,5 миллион сум күләмендә дәүләт ярдәме алуга иреште. Бүген алар бу акчаларга яңа җиһазлар ала, җитештерү территориясен киңәйтә, мал башын арттыра.
Очрашулар Биклән, Борды, Новотроицкое, Боерган җирлекләрендә узды. Кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләрен дәүләт ярдәменең төп чаралары, яңа «Агростартап» программасы белән таныштырып уздылар.
Кызу фикер алышу уяткан тема – кулланучылар кооперативлары оештыру. Кооперация нигезендә берләшү кече һәм урта бизнесның, шулай ук крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыкларның җитештерүен арттырырга, үз продукциясен зур сәүдә базарларына алып чыгарга һәм арадашчылардан арынырга булышлык итә, диләр белгечләр. Бу – нәтиҗәлерәк партнерлык, акча эшләүнең күпкә отышлырак ысулы, авылда икътисадны үстерү алымнарының берсе дә. 
Бүген район территориясендә 9 кулланучылар кооперативы эшли. Алар яшелчә үстерү һәм эшкәртү, нәселле кош-корт үрчетү, продукция җитештерү белән шөгыльләнә.
Очрашу вакытында һәр катнашучы үзе өчен нинди дә булса яңалык һәм файдалы мәгълүмат алды. Әйтик, Теләнче Тамак авылыннан Рамис Мингалиев үзенең шәхси хуҗалыгында ике савым сыер һәм биш үгез тота. Очрашуда әйтелгән «Мини-ферма» программасы анда кызыксыну уяткан. «Бу – савым сыер башын арттыру өчен менә дигән ысул», – ди ул. Өстәвенә, районда гади фермерга документлар җыюда, үз проектныңны Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында яклауда булышлык итүче комиссия эшли. Шулай ук эшмәкәрләрне кооперациягә берләшү мәсьәләсе дә уйланырга мәҗбүр иткән: «Безне иң борчыган нәрсә – сөт бәяләре. Савылган сөтне төрле җирдә, төрле бәядән сатып йөрү отышлы түгел. Кооперация составында эшләгән очракта, сөтне кабул итү урыны төгәл һәм бәяләр дә тотрыклы булыр иде», – ди ул.
Очрашу кысаларында делегация үз эшендә заманча алымнар кулланучы перспективалы предприятиеләр белән танышты. «Айкорм» кулланучылар кооперативы үз эшчәнлеген Мусабай Завод авыл җирлегендә алып бара. Аны Айгөл Ханова җитәкли. Бүген кооператив составында 17 шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә. Кооператив терлекләр һәм кош-корт өчен катнашазык җитештерү белән шөгыльләнә. Яңа оешкан кооперативларга ярдәм итү программасы буенча Айгөл Ханова 5 миллион сум күләмендә грант отты. Бу акчага катнашазык җитештерү өчен җиһазлар сатып алды.
Биклән җирлегендә сыр җитештерү буенча районда беренче цех төзелә. Ул «Биклән» җитештерү кооперативы территориясендә эшләячәк. Җитештерүчәнлеге – бер тәүлеккә 10 тонна сөт эшкәртү. Бүген бинада җиһазларны көйләү һәм сынап карау эшләре бара.
Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге белгечләре заманча технологияләр кулланып, яңа алымнар кертүче предприятиеләр эшчәнлеген югары бәяләде.
Очрашу нәтиҗәләре нигезендә авыл җирлекләре буенча районның эшлекле активлыгы рейтингы билгеләнәчәк һәм юл картасы төзеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев