Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кулибиннар үзебездә яши

Шилнәбаш авылында яшәүче Владимир Филатов маскировкалау челтәрләре ясауны җиңеләйтер өчен алтын куллары белән уңайлы җайланма булдырган.

Шилнәбаш авылыннан оста куллы Владимир талантлы булуын һәм уйлап табучы икәнлеген кабат исбатлады. Күптән түгел ул үзе уйлап тапкан җайланмасын тәкъдим итте – ул уникаль прибор­маскировка челтәрләрен ясау эшен күпкә җиңеләйтә. Челтәрләрдә камуфляж үрнәген булдыру катлаулы һәм күп вакыт таләп итә торган процесс, ул төгәллек һәм ясаганда кеченә детальләргә игътибар таләп итә. Володя уйлап тапкан прибор барлыкка килгәнче, тасманы кисү кул белән башкарганнар, бу күп вакытны алган һәм кайчакта кирәкле төгәллек барып та чыкмаган. Володяның уйлап табучанлыгы аркасында, бу тасмаларга кисү процессы күпкә гадирәк һәм нәтиҗәсе дә куанычлы.

Владимир Филатов приборы камил кисү сыйфатын тәэмин итә, бу югары дәрәҗәдәге маскиров ка челтәрләрен булдырырга мөм кинлек бирә.

Владимирның яңалыгы маскировка өлкәсендә белгечләр арасында зур кызыксыну уятты. Күпләр бу приборның өстенлекләрен бәяләргә һәм аның маскировка челтәрләрен булдыру процессын яхшыртуга керткән зур өлешен билгеләп үтәргә өлгергән.

Шилнәбаш авылында яшәүче Владимир Филатов үзенең уйлап табулары белән гаҗәпләндерүен һәм төрле тармакларны үстерүгә өлеш кертүен дәвам итә. Аның планнарында әле бик күп уйлап табып камилләштерәсе җайланмалар әлегә сер булып саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев