Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Куанычлар күпере

Игелекле гамәл кылу элекэлектән саваплы да, мактаулы да эшләрнең берсе булып саналган. Мөмкинлектән чыгып, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышлык итү безнең Тукай районында да һәрвакыт игътибар үзәгендә.

Күптән түгел, Куады авылында гомер итүче I группа инвалид, утыз алты яшьлек Рамил Тимеровның да хыялы киң күңелле кешеләр ярдәме белән тормышка ашкан. Рамил үзләренең Хуторский урамыннан агып торучы елга аркылы яңа күпер салынуын теләгән.

– Урамның аръягына шул күпердән чыгып йөрер идем, дип әйтә иде Рамил. Безнең шул елга аркылы бик начар гына хәлдә булган басмабыз бар иде. Берәр йомыш белән каршы якка чыгарга кирәк булганда шул басмадан йөрдек. Ләкин ул коляскада утырып йөрүче инвалид өчен генә түгел, сау-сәламәт кеше өчен дә уңайсыз, куркып кына уза торган басма булды. Рамил: «Район башлыгына кереп, шул басма урынына берәр күпер салдырып булмас микән, теге якка чыгып йөрисем килә», – дигәч, Фаил Мисбахович янына кереп, гозеремне әйтеп чыктым. Ул мине тыңлады да: «Әлеге мәсьәләне хәл итеп карарбыз», – дип җавап бирде. Һәм менә бу елның июль аенда безгә яңа күперне эшләп тә бирделәр. Улыбыз бик сөенде инде, – дип сөйли егетнең әнисе Фидая Фәйзелбариевна.

Фидая апа белән сөйләшеп торган арада, Рамил коляскасына утырып, өйдән үзе дә чыга. Аның белән кул бирешеп исәнләшкәч, ул коляскасын куып, безне яңа күпергә таба алып китә. Әнисенең һәм урамда җыелган күршеләренең: «Рамил, алай җил кума, саграк йөре», – дигәннәренә дә игътибар итмичә, егет юлын дәвам итә. Урынга килеп җиткәч тә, куанычын яшерми. Күпергә төшү урынынан ул сак кына бара да, төшеп җиткәч, шулай тиз генә авылның каршы ягына чыгып та җитә.

– Сезне иртәннән бирле бик нык көтте инде, Рамил. Сөенече белән уртаклашырга теләп, түземсезләнде. Аллаһка шөкер, коляскасы да бик яхшы, уңайлы, заманча. Үзе ничек тели, аның белән шулай идарә итә. Моңарчы дәүләттән бирелә торган коляскасы җайсыз иде, эштән тиз чыга торган булды. Ә монысында без икенче ел йөрибез. Аны да безгә районнан «Игелек кыл» акциясе кысаларында бүләк иттеләр. Шул яхшы кешеләрнең ярдәменнән башка мондый кыйммәтле, әйберне сатып ала алмас идек. Монысы өчен дә, урамдагы күпер өчен дә миһербанлы, яхшы күңелле кешеләргә, район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаевка, районыбыз ветераннары һәм инвалидлары өчен янып-көеп яшәүче Фәйрүзә Вәҗиевага рәхмәтебез зур. Аннары, шушы күперне ясаган эшчеләргә дә рәхмәт әйтәсе килә, – диде Фидая Тимерова.

Күперне исә «Тукайтеплогаз» оешмасы хезмәткәрләре ясаган. Уңайлы, куркынычсыз булсын дип, алар төшү-күтәрелү урыннары турында да онытмаганнар.

– Объектны җиренә җиткереп, эшебезне сыйфатлы башкарырга тырыштык. Теләгебезгә ирештек. Оешма хезмәткәрләре: Равис Хөснетдинов, Аркадий Логинов, Семен Попов, Рафил Нуриев, Марсель Таҗетдинов үзләренең эшен җаваплы башкарып чыкты, – дип сөйләде «Тукайтеплогаз» җитәкчесе Мөсәнниф Ханов.

Яңа күпергә Рамил Тимеров кына түгел, аның белән бер урамда яшәүче күршеләре дә куана. Тулысы белән диярлек өлкән буын кешеләреннән генә торган Хуторский урамы өчен бу чыннан да шатлыклы вакыйга.

– Бу күпер барысына да кирәк иде. Без аның аркылы икенче якка чыгып кибеткә дә йөрибез, башка эш белән дә. Шуңа күрә, шушы кирәкле эшне башкарып чыккан һәммә кешегә дә бик зур рәхмәт укыйм. Элек бит бу урында агач күпер булды, яр буйларын агач басып бетергән иде. Аннары, аның урынында буа будылар. Ул да ташу вакытында агып китә торган булды. Хәзер инде менә тимердән эшләнгән, яңа күпергә ия булдык, – дип кичерешләре белән уртаклашты шушы урамда торучы җитмеш яшьлек Гөлүсә Харисова.

Аның сүзләр енә күршесе Мөдәррис Гайсин да кушыла:

– Урамыбызда яшәүчеләр, авылыбыз халкы өчен бик әйбәт булды бу. Аеруча Рамил өчен. Чөнки урамның елга аркылы булган өлешендә кибеттән кала безнең Сабан туе мәйданы да урнашкан. Күпер булмагач, Рамил бәйрәмгә чыга алмый иде. Киләсе елда шушы яңа күпер аркылы ул да, Сабан туена барыр, – диде ул.

Куады авылының Хуторский урамында гомер итүчеләргә һәм авыл халкына әлеге күпер озак еллар хезмәт итәр, ике якта яшүчеләрне берләштереп, очраштырып торыр. Ә Рамилгә, аның әти-әнисенә һәм якыннарына сәламәтлек теләп, егетнең теләген кире какмаган иганәчеләргә, матур күңелле райондашларыбызга рәхмәт әйтәбез. Игелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев