Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Көтеп утырырга түгел!»

Кече Шилнә авыл җирлегендә узган җыенда зарланып чыгыш ясаучыларның кайберләренә район башлыгы Фаил Камаевның җавабы шундый булды. 

Кече Шилнә халкы, елдагыча, активлык күрсәтте: район җитәкчелегенә сораулар һәм мөрәҗәгатьләр күп бирелде. Ә менә рәхмәт белдерүчеләр сирәк, гәрчә узган ел эшләнгән эшләр күзгә күренеп торса да. Һәм киләчәккә планнар да зурдан.
 «2022 елга без ике федераль программада катнашу өчен заявка бирдек: Кече Шилнәдә 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы һәм су чистарту корылмасы төзүгә», – дип белдерде җыелышта Фаил Камаев. Планда шулай ук Кече Шилнәдә ФАП һәм Олы Шилнәдә амбулатория булдыру. Кече Шилнә мәктәбе территориясендә йөз балага исәпләп өстәмә корпус җиткерү ниятләнә. «Балалар саны арта, алар кайда яшәсәләр, шунда укырга тиеш», – диде район башлыгы.  
Кече Шилнә җирлегендәге үзгәрешләрне Фаил Камаев район үзәге үсеше итеп күрә. «Филатовканы газга тоташтыру быел тәмамланачак. Олы Шилнәдә балалар бакчасы төзү планы бар. Үзара салым акчасы хисабына күп мәсьәләне үзегез хәл итәсез», – дип билгеләде район башлыгы. Быелгы планга Маленькая Страна территориясендә гидротехник корылма төзү һәм Олы Шилнәдә чүплекне бетерү кертелгән.
Авыл җирлеге башлыгы Гадел Даутов халыктан кергән мөрәҗәгатьләрнең кайберләренә урында ук җавап бирде. Кайбер сораулар кызу бәхәс тә тудырды. 
Олы Шилнәдә яшәүчеләр почтальон юклыктан, шулай ук сукбай этләр күбәюдән зарландылар. 
 «Әйе, проблема бар, – диде Гадел Даутов. Территория зурая, почтальоннарга эш арта. Сукбай этләр мәсьәләсендә тиешле оешмалар белән килешү төзелә». Ә менә үз этләрен урамга чыгарып караучысыз йөртүчеләр турындагы хәбәрләрне фото һәм видео белән җибәрергә киңәш бирде. Фаил Камаев исә андыйларга карата административ чара күрү ягында булуын әйтте. 
Кече Шилнәдә яшәүче бер кеше үләт зираты зонасы проблемасын күтәрде, йортын терки алмавын белдерде. Гадел Даутов бу очракта белгечләргә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Район башлыгы аңлатуынча, участок үләт базыннан бер километр арага кергән икән, рөхсәт бирелә алмый. Ә элегрәк картада үләт зираты күрсәтелмәгәнлектән, кешеләр белмичә йорт төзегән булып чыга. Фаил Камаев бу мәсьәләдә эш алып барылуын әйтте.
Олы Шилнәнең Придорожная урамы яктыртылмаудан зарланалар. Үзара салым акчасына фонарьлар урнаштырылган, тик алар янмый икән. Гадел Даутов моны февраль уртасына хәл итәргә вәгъдә бирде. 
Мәктәпнең ата-аналар комитеты мәктәп төзелешенең кайчан башланачагы белән кызыксынды. Фаил Камаев төзелешнең 2022 елга ниятләнүен белдерде. 
 «Восточный» микрорайонында яшәүчеләргә «Челныводоканал» суы һәм газ кирәк. Район башлыгы аңлатуынча, «Челныводоканал»дан суүткәргечне эшләп бетерәсе бар, ул 12 торак пунктны су белән тәэмин итүгә исәпләнгән. Аннары поселок эчендәге суүткәргечләрне тоташтыру мөмкин булачак.  
Залда утыручылардан берәү Боровецк агачлыгы янындагы чишмәгә үтеп булмаудан зарланды. Район башлыгы әлеге гозерне урманчылык җитәкчесе Ирек Сафинга юллады. 
Аксакаллар шурасы әгъзасы Минетаһир Муллахмәтов берничә мәсьәлә күтәрде. Бер уңайдан, өлкәннәргә игътибар җитмәүдән дә зарланды. Инвалидлар декадасында әзерләнгән 22 бүләкнең бишесен һаман да ияләренә илтеп җиткерә алмауларын әйтте. Әлеге яңалыкка район башлыгы бик гаҗәпләнде. Җирлектә эшләүче җитәкчеләргә бюрократлыктан чыгарга кушты. 
Аскаровка микрорайоны вәкиле быел чыршы бизәлмәвенә үпкә белдерде. Фаил Камаев җирлектә яшәүчеләрне бердәм булып эшләргә өндәде. «Зарланышып утырудан эш чыкмый. Юллар да чистармаячак, этләр дә тешләячәк, лампалар да яктыртмаячак. Үз җирлегегездә яшисез, сезгә беркем дә комачауламый, һәркем үзен җаваплы итеп тоярга, хуҗа була белергә тиеш», – диде. 
Җыелышта күтәрелгән проблемаларның тагын берсе – чүп үләне үсеп утыра торган буш участоклар. Җирлектә яшәүчеләр андый участокларда янгыннар еш чыгуыннан зарландылар.  
Үзен Александр дип таныштыручы җитәкчеләргә үпкәсен белдерде. «Мин Алан поселогыннан. Без анда коммерцияле булмаган оешмадан, ә яшәү урыны буенча теркәлүебез Кече Шилнәдә, шуңа күрә сезгә мөрәҗәгаь итәм. Бездә электр тогы, су белән өзеклекләр еш була. Шуны искәртәсем килә: без бар, без исән, безнең дә уңайлы итеп яшисебез килә».
 «Кече Шилнә җирлегендә яшәүчеләр буларак, сез безгә кирәк, – дип җаваплады аңа каршы Фаил Камаев. – Без сезнең хакта бик яхшы беләбез. Мөрәҗәгать итәсез икән, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәчәкбез».

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X