Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кәүсәрия Мәүлиева: « Без укытучылар бер сайлауны да калдырмыйбыз»

– Сайлауларны олы бәйрәмгә тиңләү безгә әти-әниләрдән сеңеп калган, – дип фикерли Новотроицкоеда яшәүче Кәүсәрия Мәүлиева. – Әтием сугыш утын кичкән кеше, сайлауларга җитди мөнәсәбәттә, шул ук вакытта бәйрәм итеп тә кабул итә иде. «Балалар, тормышыбыз тагын да яхшырсын өчен барабыз сайлауга», – дия иде ул.

Мин озак еллар мәгариф өлкәсендә эшлим. Без, укытучылар, барыбыз да дәүләт, хөкүмәт билгеләгән бурычларны хәл итү өчен тырышып хезмәт итәбез, сайлауларны да калдырмыйбыз. Ил башлыклары алга матур планнар куялар. Республикабыз, районыбыз җитәкчеләре кешеләргә йөз белән торалар, сорауларын, гозерләрен ишетәләр, аңлыйлар. Татар теле укытучысы буларак, соңгы вакытта ТР Президентының туган телебезгә мөнәсәбәтле фикерләрен ишетү куанычлы булды. Тел сагында торучы кешеләр өчен республика җитәкчесенең позициясен белү бик мөһим бит. Ул безгә көч бирә, киләчәккә ышанычыбызны арттыра. Татар халкының үсеш стратегиясе дә кабул ителгәч, өметем тагын да ныгый төште. Алдагы көннәргә билгеләнгән планнарны тормышка ашыру өчен мөмкин булганның барысы да эшләнер, дигән ышаныч белән сайлауга барам.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев