Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көрәшне үстерү һәм таныту максатыннан татар көрәшенә багышланган китап дөнья күрде

Китап “Сабантуй”дан – олы мәйданга” дип атала.

Үсмерләрнең көрәш турниры тарихына һәм татар көрәшенә багышланган китап дөнья күрде. Ул “Сабантуй”дан – олы мәйданга” дип атала. “Сабантуй” (“Яшь ленинчы”) журналының 95 еллыгы уңаеннан чыгарылган әлеге китапның төзүчесе – “Сабантуй” журналының әдәби мөхәррире Фәрит Салихов.

Китап турында тулырак “Сабантуй” журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин сөйләде. “Китап – ул безнең канга сеңгән әйбер. Мин моны шәхсән үземнән чыгып әйтәм. Кечкенә чактан ук кулга тоттырылган китап зур бүләк булып санала иде, шуңа күрә китапка булган игътибар күптәннән килә. “Сабантуй” журналы редакциясендә эшләп, архивтагы мәгълүматларны куллану мөмкинлегеннән файдаланмау – гөнаһ булыр иде”, - диде Илназ Фазуллин.

“Көрәшеп мәйдан тоткан егет, журналист Фәрит Салихов безнең редакциягә эшкә килгәч, без аның белән уртак бер фикергә килеп, булган тарихны туплап, тарихның бүгенге замандагы чагылышын күрсәтеп, истәлеккә калдырыр өчен, китап чыгарырга булдык. Без моны инде узган ел җәй айларында ук уйлый башладык. Беренче ярдәмне Татарстанның көрәш федерациясеннән сорадык. “Без шундый китап чыгара калсак, сез бу турыда ничек уйларсыз икән”, дидек.

Алар безгә акчалата ярдәм иткәч, без китапны бастыру эшләренә тотындык. Китапка игътибар итсәгез, ул заманча стильдә, дизайнда эшләнде. Аны укырга, карарга бик уңайлы. Китап еллап бүленгән, чемпион калган көрәшчеләрнең бүгенге көндә нәрсә белән шөгыльләнүләрен аларның үзләре белән элемтәгә чыгып эшләдек. Китапның төп үзенчәлеге – аның “Сабантуй” журналының 95 еллыгы кысаларында бастырылуы”, - диде Илназ Фазуллин.

Аның сүзләренчә, китап көрәш белән шөгыльләнә башлаучы яшьләргә “Карагыз әле, абыйларыбыз шулай көрәшкән икән, без дә шулар кебек булыйк әле”, дигән, ниндидер бер энциклопедик һәм мотивация әсбабы булачак.

  • Китапны “Сабантуй” журналы редакциясеннән сатып алырга була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев