Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Крокодил Гена һәм аның дуслары" китабы татарча чыкты

Әсәрне Фәйрүзә Мөслимова тәрҗемә иткән, рәссамы - Алексей Мамаев.

Эдуард Успенскийның «Крокодил Гена һәм аның дуслары» китабы татарча чыкты. Бу хакта "Идел" журналы хәбәр итә. 

Эдуард Успенскийның «Крокодил Гена һәм аның дуслары» китабы бәләкәй чакта иң яраткан китапларның берсе иде. Балалар бакчасында, йокы сәгате алдыннан «Чебурашка»ны укыганнан соң, көлә-көлә эчләр авыртып, группабыз белән йоклап китә алмаганны хәтерлим. Хәзер дә аны укысаң, нәкъ шул балачактагы сыман, тәгәри-тәгәри көлеп укыла.

Бәләкәй чакта аның инде татарчага тәрҗемәсе булганны хәтерлим. Ә китабын, ни кызганыч, таба алмадым. Интернетта да, китапның татарчасы чыгачагы турында хәбәр таралгач, элек тәреҗәм булганлыгы-юклыгы турында бәхәс кубып алган иде.

Ничек кенә булмасың, хәзер күпләрнең яраткан балачак китапларының татарчага тагын бер тәрҗемәсе бар. Бик матур, зур форматлы, каты тышлы китап инде китап кибетләрендә дә сатыла.

  • Әсәрне Фәйрүзә Мөслимова тәрҗемә иткән, рәсемнәрен Алексей Мамаев ясаган. Китап 2750 данә тираж белән чыккан. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X