Кредит та ал, акчасыз да кал
Ир-ат 78 мең сум акчасыннан "колак каккан".
27 яшьлек әлмәтлене интернет челтәре аша алдаганнар, дип яза җирле басма.
Зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать итә. Аның сөйләве буенча, ул кредит алырга онлайн-гариза җибәргән була. Күпмедер вакыттан соң аңа кредит рөхсәт ителә дигән хәбәр килә. Ир-атка 78 000 сум акча салырга тәкъдим итәләр. Ул барлык шартлар белән дә килешә һәм әйтелгән сумманы өч төрле банк хисабына күчерә. Акчаны алгач, банк “хезмәткәрләре” элемтәгә керми башлый. Тикшерүчеләр тарафыннан бу очрак буенча җинаять эше кузгатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев