Күп балалы гаиләләргә ипотеканы компенсацияләячәкләр
Россия Президенты Владимир Путин 2019 елның 1 гыйнварыннан соң өченче бала һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләргә ипотека кредитларын компенсацияләү турындагы законга кул куйды.
Әлеге гаиләләргә ипотека буенча бурычларын түләүгә 450 мең сум акча бүлеп биреләчәк. Әгәр бурыч бу суммадан кимрәк булса, калган өлеше процентларны түләүгә юнәлдереләчәк, диелә рәсми порталда бастырылган документта. Искәртеп узабыз, күп балалы гаиләләргә ипотека кредитларын компенсацияләү турындагы закон проекты 6 майда РФ Дәүләт Думасына кертелгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев