Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Көтә сезне тормыш юллары

Үткән атна җомгасында районда мәктәп укучыларының чыгарылыш кичәләре үтте. Аның тантаналы өлеше исә Новый поселогының мәдәният йортында булды.

Бәйрәмгә килгән ата-аналарны, педагогларны, кунакларны мәдәният йорты алдындагы мәйданчыкта чыгарылыш сыйныф укучылары яшьлек вальсы белән каршы алдылар. Аллы-гөлле күлмәкләр кигән кызлар, костюмнардан булган егетләр матур көйгә бөтерелеп, ата-аналарга, аларны укыткан мөгаллимнәргә дә бу минутта аларның яшьлек елларын искә төшергәннәрдер. Вальстан соң һәммәсе дә мәдәният йортының тамашалар залына агылды.

Бәйрәмне сәламләү сүзләре белән район башлыгы Фаил Камаев ачып җибәрде.

– Хөрмәтле яшьләр, ата-аналар, мөгаллимнәр! Мин сезне чын күңелдән бүгенге чыгарылыш кичәсе белән тәбрик итәм. Сезнең һәммәгезнең дә йөзләрендә елмаю балкый, бу көн тормышыгызда мөһим баскычларның берсе. Балачак дөньясыннан зур тормыш юлына тәүге адымнарыгыз матур, нәтиҗәле, файдалы булсын дигән теләкләрне җиткерәсем килә. Әти-әниләрегез, районыбыз өчен сез горурлык та, киләчәгебезнең өмет чаткылары да. Сайлаган һөнәрегез буенча укуда, эшегездә, киләчәктә оешачак гаиләгез дә дә сезгә уңышлар, бәхет юлдаш булсын. Бәйрәм белән сезне, – диде Фаил Мисбах улы.

Аннары район җитәкчесе укуны бары тик яхшы билгеләренә тәмамлаган, төрле мәктәпләрдән килгән 11 укучыга аттестатлар, медальләр, аларның әти-әниләренә рәхмәт хатлары, чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Аттестатлар тапшыру тантанасында шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев катнашты. Алар да үз чиратында залда утыручыларны бәйрәм белән котлап, матур теләкләрен әйттеләр. Аттестат тапшыру тантанасының һәр өлеше мәктәп укучылары әзерләгән концерт номерлары белән чиратлашып барды. Әлбәттә, сыйныф җитәкчеләре, мәктәп директорлары да читтә калмады. Алар ун ел буена белем биргән укучылары алдында шаян номерлар белән чыгыш ясадылар, шигъри юллар аркылы уңышлыр теләп, җыр да башкардылар. Ата-аналар шулай ук күңелләрне йомшарткыч чыгышлары белән күпләрнең хәтеренә кереп калгандыр. Бераз дулкынлану белән янәшә барган музыкаль номерлар, теләкләр һәм котлаулар чыгарылыш көне бәйрәменең никадәр ихлас, чиста һәм пакь хисләргә бай булган чара икәнен янә бер исбат итте.

Бәйрәм ахырында кичәге укучылар, ә бүген инде олы тормыш юлына аяк басучы яшьләр, педагоглар һәм ата-аналар бергә җыр башкардылар һәм истәлеккә дип, уртак фотосурәткә төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев