Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кош гриппы күчеп йөри

Тиздән күчмә кошлар җылы якларга китә башлый. Аларга ияреп кош гриппы да күчеп йөрергә мөмкин. 

Соңгы вакытта Россия территориясендә А тибындагы кош гриппы белән бәйле эпизоотик хәл начарлануын хәбәр итәләр. Күчмә кошларның җылы якларга күчүе белән бәйле, Чиләбе, Курган, Омск өлкәләрендә грипп көчәячәк дигән фаразлар бар. 
Чынлап та, елга-күлләрдә киек кошлардан йортта асрала торган каз-үрдәккә грипп иярергә мөмкин. Бу авыру эләккәндә, кош-кортлар йокымсырый, сулыш юлларына һәм ашказаны-эчәк трактына зыян килә. Авыру кош башын боргалый, аның муены кәкрәя.
Әлеге чир эре пред-приятиеләргә үтеп керсә, тагын да үрчеп, кошчылык продукциясе җитештерүне куркыныч астына куюы бар. Шуңа күрә урыннардагы җитәкчеләр, күзәтчелек органнары вәкилләре, ветеринария өлкәсендәге җаваплы кешеләр кошчылык предприятиеләре белән тыгызрак эшләр-гә, профилактика чара-ларының үтәлешен контрольдә тотарга бурычлы. 
Аучылар уяу булсын иде. Әйтик, кайда да булса киек кошлар үлгәне ачыклана икән, алар ветеринария хезмәтенә хәбәр бирергә тиеш. Йорт кошларының үлеме турында аларның хуҗалары белгечләр белән элемтәгә керә һәм инфекция таралмасын өчен тиз арада чара күрә башлый. 
Безнең республикада кош гриппы юк. Ләкин киек кошлар җылы якларга оча башлау белән бәйле, Идел буе төбәге, Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округлары кебек үк, кош гриппы таралу куркынычы яный торган территория булып санала. Чирдән саклану өчен катгый чаралар күрелә. Гомумән, сак булу беркайчан комачауламый. Шуңа күрә хуҗалыкларда асрала торган йорт кошларының исәбе алып барыла. Гриппны ачыклау өчен лаборатория тикшерүләре әледән-әле үткәрелеп тора. Кош үләксәләрен, биокалдыкларны утильләштерү оештырыла. 
Кош-корт сату-алу белән шөгыльләнүчеләр исләрендә тотсыннар иде: тавык-чебешне, каз-үрдәкне теләсә каян алырга ярамый. Документсыз сату да, сатып алу да таләпләрне бозу санала. Алып кайткач үлә яки хәлсезләнеп киткән кебек була икән, шул ук көнне ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк. Һәр нәрсәдә тәртип булырга тиеш.
Эпизоотик куркынычсызлык турында кайгырту – төрле авырулардан саклау, вакцинация, мониторинг безнең төп эшләребез. Ә аларның нәтиҗәле булуы районыбызда яшәүче кешеләрдән дә тора. Ветеринария хезмәте таләпләрен үтәп, үзара аңлашып эшләсәк һәм яшәсәк, тирәлегебез чиста, көнкүреш шартларыбыз уңайлы, тормышыбыз тыныч булыр.

/ Фото район ветеринария берләшмәсеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев