Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коры үлән яна

1-10 май ялларында район тер-риториясендә күпләгән янгыннар теркәлде. Нигездә, коры үләнгә ут капты, дип хәбәр итте район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге башлыгы Александр Сухорук. 

1 майда Борды авылына җиткәндә 800 квадрат метр мәйданда үлән яна. Аннан ерак түгел урында төзелеш материаллары яну очрагы теркәлә.
Кече Шилнә авылының Янтарная урамында 200 квадрат метр мәйданда, Кырнышта 10 квадрат метрда, Колыш авылы артында 300 квадрат метрда, Бәткедә 60 квадрат метрда, «Колосок-2» бакчачылык ширкәтендә 300 квадрат метрда, Боровецк күпере янында – «Чайка» гараж кооперативы каршында 900 квадрат метрда, Яңа Байларда 200 квадрат метрда, Нефтебаза поселогында 30 квадрат метрда, Мартыш белән Иштирәк арасында 500 квадрат метрда, БСИда 20 квадрат метрда, Иске Теләнчедә 400 квадрат метрда, Күктәк Мирсәеттә 150 квадрат метрда, Князевода 100 квадрат метрда коры үлән яна. 
Шул ук көнне Бикләндә җәйге кухня яна. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев