Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коронавирусны кайчан җиңәчәкбез?

Бу сорауга белгеч җавап бирә.

Ул - вирусолог, Н.Ф. Гамалеи исемендәге эпидемиология һәм микробиология дәүләт тикшеренү үзәгенең латент инфекцияләре микробиологиясе бүлегенең элеккеге башлыгы, профессор Виктор Зуев.


Илдә эпидемиологик хәлне тотрыклыландыруга вакцинация ясау һәм битлек режимын көчәйтү ярдәм итәчәк, дип белдерә ул «Парламент гәзитенә».


Аның фикеренчә, коронавирус белән хәлнең начараюы өч сәбәпкә бәйле: ялларның барлык төрләрен, Төркия һәм Сочида ял итүчеләрне дә кертеп, тәмамлау, яңа уку елы башлану һәм мәктәпләргә миллионлаган беренче сыйныф укучысы, шулай ук өлкән сыйныф укучылары, югары уку йортлары, колледжлар студентлары килү; дистанция һәм битлек режимын сакламый эшкә чыгу.


«Бу факторларны безнең юньсезлеккә, кагыйдәләрне илке-салкы үтәүгә тапкырлагыз. Бу халыкның түбән санитар-эпидемиологик культурасы турында сөйли", - дип ассызыклый эксперт.


Вирусолог Русиядә эпидемиология вәзгыяте киләсе җәйдә тотрыклыланачак, дип саный – июль аенда ул сизелерлек яхшырачак. Моңа җылы һава торышы, битлекле режим көчәю һәм вакцинация, авыруны үткәрүчеләр һәм симптомсызлар саны арту кебек факторлар ярдәм итәчәк.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев