Коронавирус нәрсәгә өйрәтә?
Җир шарының төрле почмакларында әледән-әле төрле авырулар чыгып тора. Без бу турыда мәгълүмат чараларыннан ишетеп беләбез. Һәркайсыбыз: «И, ул чир чыга да бетә, безгә килеп җитмәс әле», – дип үзебезне тынычландырабыз. Моңа кадәр бу шулай иде. Чынлап та, берничә ел элек Африкада эбола табылды, ләкин аны туктаттылар, таралмады бит. Кытайда чыккан вируслы инфекция дә безгә килеп җитә алмас кебек иде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, галимнәр бар, чарасын табарлар дип үзебезне тынычландырдык. Ләкин без уйлаганча булмады. Кызу темплар белән күчә-күчә якынлашты ул. Көннәрдән бер көнне күңелләрдәге «миңа кагылмас» дигән эгоистлык тәмам таралып юкка чыкты. Чөнки танышлар, туганнар арасында авыручылар була башлады.
Күзгә күренмәс чир барыбызны да тигезләде. Әлегә без аның белән яшәргә мәҗбүрбез, һәм ул безне кайбер әйберләргә карата мөнәсәбәтебезне ачыклап бетерергә, үзгәртергә өйрәтә сыман.
Медицина хезмәткәрләренә: табибларга, шәфкать туташларына, волонтерлык вазифасын үз өсләренә алган авыл фельдшерларына ихтирамыбыз бермә-бер артты. Иң беренче чиратта, инфекцияле авырулар белән эшләүчеләрнең үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куюларына тәмам төшенеп җиттек. Участок табибларының эше дә җиңелләрдән түгел. Поликлиникага барып кайтканда гына да инфекция йоктырмасам ярар иде дип котыбыз чыгып тора, ә алар авыруларның төрлесе белән якыннан аралаша. Араларында вирус йөртүчеләр юк дип кем әйтә ала? Авыл фельдшерлары да, инфекция тарала дип, үз карамакларындагы ялгыз авыруларны, өлкәннәрне ташлый алмыйлар. Аларга волонтерлык бурычын да башкарырга туры килә. Үзизоляциядә булырга, кешеләр белән очрашмаска дигән тәртип кертелгәч тә үз вазифаларын үтәргә тиеш булды алар. Ярты ел дәвамында шушы халәттә эшләү җиңел бирелми медицина хезмәткәрләренә. Хезмәтләре батырлыкка тиң дибез икән, бу китап сүзе генә түгел, чынлап та шулай.
Чын ялгызлыкның нинди булганын аңладык. Бер танышым авырый башлагач ук тикшеренеп, үзендә коронавируслы инфекция икәнен ачыклады. Андый диагноз белән хәле бик авыр булмаганнарны табиблар кабул итми, телефон аша гына дәвалыйлар. Куркыныч чир белән күзгә-күз берьялгызы изоляциядә калган танышым белән телефон аша аралашып тордык. «Күзгә күренми торган сугыш бу, – дип гаҗәпләнде ул. – Мондый хәл буласын без күз алдына да китерми идек, бик бәхетле булганбыз икән бит. Беркем белән аралашып булмый. Атна саен очрашып торган балалар белән айдан артык күрешкәнем юк. Туганнардан да аерды бу зәхмәт. Әллә нинди шом басты күңелне. Сәламәтләнермен, авыру эзсез үтәр дә китәр дип тынычлана да алмыйм. Йогынтысы озакка бара, бөтенләйгә дә кала дигән төрле хәбәрләр йөри. Инфекция тиз генә бетәр дигән ышаныч юк бит. Балаларыбыз, туганнарыбыз, якыннарыбыз белән аралашып яшәү бәхетенең чын кыйммәтен хәзер генә тәмам аңладым мин», – дип ачынып сөйләде танышым.
Кешеләрдә җаваплылык хисе көчәйде. Сабыр, тыңлаучан була беләбез без. Белгечләр сүзенә колак салабыз. Үзебез турында гына уйламыйбыз. Чөнки коронавирус белән бәйле хәлне кискенләштермәс өчен һәркайсыбыз җаваплы икәнен аңладык. Моңа төшенмәгән кеше калды микән арабызда? Бүген һәр кеше вирус таратучы була ала – бик куркыныч бит, беребезнең дә чир чыганагы буласы килми. Шуңа күрә кагыйдәләргә буйсынабыз, үзебезнең, якыннарыбызның гына түгел, әйләнә-тирәбездәге бар кешеләрнең сәламәтлеген саклау турында кайгыртабыз.
Акча тотарга өйрәнәбез. Мәгълүмат чараларындагы хәбәрләргә караганда, соңгы айларда кешеләр кием-салымны секонд хенд кибетләреннән алуга өстенлек бирә башлаган. Акчаны санап тотарга өйрәнәбез дигән сүз инде бу. Икътисадтагы кыенлыклар, эшсез калу куркынычы, алдагы билгесезлек вазгыятьне аек акыл белән бәяләргә мәҗбүр итә. Үзизоляция игълан ителгәч, бер-ике атна өйдә торырбыз да, тормыш яңадан үз эзенә төшәр кебек иде дә бит, алай түгел икән шул, чиге билгесез булып чыкты. Мондый вакытта акчаны юкка-барга сарыф итү акылсызлык булыр иде.
Нинди киләчәккә өмет-ләнергә? Галимнәр вакцина уйлап табар, шик юк. Ләкин алга таба тагын берәр әшәке вирус килеп чыкмас дип кем әйтә ала? Әнә, белгечләр дә моны инкарь итми. Бактерияләр безнең белән бергә яши, үзгәрә, антибиотикларга каршы торырга өйрәнә, диләр алар. Шулай да, COVID-19га каршы көрәшү безне киләчәккә карап, алдан күзаллап эш йөртергә өйрәтә.
Алга таба нинди үзгәрешләр булачагын, аларның кайсылары вакытлы, кайсылары бөтенләйгә урнашачагын белгечләр дә тәгаен генә әйтә алмыйдыр. Әле кибетләр, күңел ачу урыннары һаман ачылып беткәне юк. Битлекләр, перчаткаларны да үзебез белән йөртәбез, тиешле, кирәк җирдә кулланабыз. Беренче дулкын узмаган, галимнәр икенче дулкынга әзер булырга өнди. Ә күңел имин, тыныч тормышка өметләнә. Элеккечә ваемсыз булып яшисе килә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев