Корбан гаете мөбарәк булсын!
Мөхтәрәм районыбыз мөселманнары! Кадерле милләттәшләр!
Сезне изге бәйрәм – Корбан гаете белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Корбан бәйрәме - ул рухи яктан чистарыну һәм изге гамәлләр вакыты. Гомер иткәндә безнең һәркайсыбыз хезмәтендә уңышлар, рухи ныклык, гаилә иминлеге, тынычлык теләп, Ходайга мөрәҗәгать итә. Игелеккә чын күңелдән ышану һәм гаделлек белән әҗер кайтару бәйрәмнең югары гуманлылык асылы булып тора. Бу изге бәйрәм һәр йортка шатлык һәм тынычлык алып килсен, барлык өмет-хыяллар чынга ашсын, һәркемнең күңелен игелек, канәгатьлек хисләре белән баетсын. Сезнең һәммәгезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек телим.
Әлеге мөбарәк бәйрәмебез һәрбер йортка шатлык, иминлек, муллык һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен!
Фаил Камаев, Тукай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев