Конкурста катнашыйк
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы “Татарның мамык мендәрләре” дигән иҗади бәйге уздыру хакында белдерде.
Бәйге әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне саклап калу һәи киләчәк буыннарга тапшыру максатыннан үткәрелә.
Бәйгенең бурычлары һәм максатлары: - татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын киңрәк өйрәнү һәм алар аша яшь буында милли үзаң тәрбияләү;
- каз мамыгыннан мендәрләр тутыру серләренә төшендерү;
- бизәкләрне карау, сайлап алу, төсләрне аеру, татар халкының милли төсләрен сайлаудагы үзенчәлекләрен өйрәтү;
- сәләтле хатын-кызларның иҗади эшләренә бәя бирү һәм сәләтләрен үстерү;
- гаилә мендәрләре ясарга өйрәтү (70х70, 60х60 – берәр пар; 50х50 – өч мендәр);
- татар халкының сәнгате, милли татар орнаменты белән таныштыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев