Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көньяк Кореядән яшь туристлар Тлянче-Тамак авылында булдылар

Уйламаганда-көтмәгәндә авылыбыз Теләнче-Тамакка Көньяк Кореядән кунаклар килеп төште.

Аларны беренчеләрдән итеп авылыбызның активисты Равиль абый Мухамадиев каршы алды. Равиль абый әйтүенчә ул аларны ят телдә җырлауларын ишетеп тау буенда каршы ала.  Аларнын килу сэбэбе: татарларнын мэдэнияте, культурасы белән кызыксыну.

Клуб хезмәткәрләренә хәбәр итү белән кичке якта матур гына концерт оештырып алалар. Корея дусларыбыз узләренең яшь булуына карамастан, алар бик оста җырлыйлар. Хаттә татар көенә кушылып матур итеп биеп тә курсәттеләр. Аларны зурлап, хөрмәт итеп узебезнең клуб хезмәкәрләре Руслан Гибадуллин белән Ләйсән Галиева да моңлы җырлары белән шаккаттырдылар. Корея туристларының исемнәре дә узенчәлекле булып чыкты.

Аларның исемнәре Сион, Хасен, Теон һәм Энбин. Кунакчыл Рамиль абый Закиров та читтә калмады. Кунакларыбызны олылап кунак итте, тәмле ризыклар белән сыйлады. Рамиль, Равиль абыйлар белән берлектә туристларыбызны Теләнче тамак тарихы белән таныштырып йордек. 

Авылыбызнын табигатен кузәткәннән сон, Равиль абый белән изге чишмәбезгэ тошеп изге судан  чәй әзерләдек.  Узебезнен авыл язучысы Р.Зарипов язган Телэнче-Тамак бишегем дип аталган китапны зурлап тапшырдык.

Бер беребезне анлашу очен безгэ интернет онлайн тэрҗемэсе ярдэмгэ килде. Яшь туристлар бераз ардылар, ләкин канәгать булып киттеләр. Алар безнең авылны бик озакка истә калдырырлар, дип өметләнәбез. 

Теләнче-Тамак баш китапханәчесе Гөлназ Калимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев