Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Комбайннар парады

Авыл хуҗалыгы тармагының җаваплы чоры – күп хезмәт куеп үстерелгән ашлыкның бөртеген дә исраф итмичә урып-җыю чоры башланырга күп вакыт калмады. Алтыннан да бәһале игеннең һәр бөртеген югалтуларсыз җыеп алу өчен район хуҗалыклары авыл хуҗалыгы техникасын алдан әзерләп кую чарасын күрәләр.  Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, «Гостехнадзор» җитәкчесе Марат Әхмәтшин катнашында «Кама» агрофирмасында авыл хуҗалыгы техникасының урып-җыюга әзерлеген тикшерделәр.

«Кама» агрофирмасының 21 кыр корабы – CLAAS, New Holland, Akros комбайннары урып-җыюга әзер. Район Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин техниканы тиешле дәрәҗәдә әзерләгән өчен комбайнерларга бүләкләр тапшырды һәм  урып-җыюны уңышлы башкарып чыгуларын теләде.

Рөстәм Зәкиев фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев