Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Колакны артык чиста тотырга ярамый?!

Колакларны мамыклы таякчыклар ярдәмендә, тирәнгә тыгып, колак сагызыннан тулысынча чистартырга маташуның файдасы юк. Ул гына да түгел, зыянлы да, чөнки колак сагызы булмау организмны инфекцияләргә тизрәк бирешүчәнгә әйләндерә. Бу хакта Sputnik радиосына табиб-отоларинголог Иван Лесков сөйләгән, дип хәбәр итә “Известия”.

Аның әйтүенчә, табибларга ишетү юлына мамыклы таякчыклар белән зыян салучылар бик еш мөрәҗәгать итә икән. “Чынында колак сагызы – кирәкле әйбер. Ишетү юлы тиресен саклый ул. Ә аның тиресе кул яки аяк тиресеннән аерылып тора. Монысы – эрерәк тишекле тире. Шунлыктан инфекция эләгү куркынычы зуррак. Җәйге эссе көннәрдә буа яки инеш кебек пычрак сулыкларда коенганнан соң табибларга колагы авыртып килүчеләр ишәя. Ишетү юлларына инфекция эләккән – шуңа шулай. Ә менә колак сагызы нәкъ менә шундый инфекцияләргә киртә куя”, – дип аңлаткан белгеч.
Табиб шулай ук колак сагызының күп булуы аркасында ишетми башлаудан курыкмаска кирәклеге турында да сөйләп үткән. “Колак сагызы бик тиз чыга. Мәсәлән, чәйнәгәндә. Ишетү юлы янәшәсендә чигә-түбәнге казналык сөяге урнашкан. Чәйнәгән чагында түбәнге казналык сөягенең очы, хәрәкәткә килеп, ишетү юлына “бәрү” нәтиҗәсендә колак сагызы тышка – колак тишегенә чыга. Нәкъ менә шул чагында без аны күреп, колак пычрак, дибез. Башлыча ул үзеннән-үзе коелып төшә”, – дип билгеләп үткән табиб.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X