Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кнәзлеләр «Тамчы-шоу»да җиңү яулады

«Белемле меңне егар, белемсез берне егар», – ди халкыбыз мәкале. Шушы көннәрдә Кнәз мәктәбенең «Тукай оныклары» командасы hәм аларны әзерләгән татар теле hәм әдәбияты укытучысы Рамилә Фәррахова моның нәкъ шулай икәнен исбат иттеләр.

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында балалар өчен «Тамчы-шоу» программасы 2006 елдан башлап эфирга чыга. Әлеге тапшыруның максаты – республикабызның сәләтле балаларын ачыклау, берләштерү hәм белемгә, китапка мәхәббәт уяту, кечкенәдән татар зыялыларын үстерү.
– Безнең мәктәптә балаларга рус телендә белем бирелә. Әмма укучыларыбыз арасында татар телен яхшы белүче, бу телдә иркен аралашучы балалар шактый. Укучыларыбыз белән «Мин татарча сөйләшәм» дигән чарада еш катнашабыз. Күптән түгел район мәгариф идарәсеннән «Тамчы-шоу» программасында катнашырга теләмисезме дип тәкъдим иттеләр. Билгеле инде, бер дә икеләнмичә ризалаштык, – дип сөйли Кнәз мәктәбенең татар теле hәм әдәбияты укытучысы Рамилә Фәррахова.
Мәктәпнең 8 сыйныф укучылары Гөлнара Мингатина, Азалия Шәвәлиева, Ислам Ярмиев шундук, олы җаваплылыкны сизеп, район, мәктәп данын якларга баруны аңлап, «Тамчы-шоу» тапшыруына әзерләнергә керешә. Һәм билгеле көн җиткәч, укытучылары Рамилә Яхиновна җитәкчелегендә алар Казан каласына юл тота. Биредә «Тамчы-шоу» интеллектуаль-күңел ачу уенында алар Минзәлә районы командасы белән көч сынаша.
– Беренче турда без галимнәр, аларның ачышлары турындагы сорауларга җавап бирдек. Икенче турда мин төрле фәннәр буенча 12 сораудан 9ына җавап бирдем, – дип сөйли Ислам Ярмиев.
Тукай районы командасының тагын бер әгъзасы Гөлнара сүзләренчә, студиядә укучылар азрак кына каушап та алган. Әмма яшь тукайлылар, бер дә югалып калмыйча, бар белгән белемнәрен жюри әгъзаларына күрсәтергә тырышкан.
– Өченче тур ике өлешкә бүленеп бирелде. Экранда күрсәтелгән мәшhүр артист Хәлил Әбҗәлиловның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләдем. Турның икенче өлешендә исә командабыз белән хәрефләре төшеп калдырылган сүзтезмәләрне дөресләдек. Нәтиҗәдә, минзәләлеләр 21, ә без исә 22 балл җыеп, аларны җиндек, – дип тәэсирләнеп, хис-тойгылары белән бүлешә Азалия Шәвәлиева.
Катнашучылар тапшыруда бик канәгать калып, күтәренке рух белән кайтканнар. 
– «Тамчы-шоу» тапшыруында катнашу, телевидениедә булу, яңа дуслар табу күңелләрдә искиткеч җылы хисләр генә калдырды, – ди укучылар беравыздан.
Укытучылары Рамилә Яхиновна балаларга hәм мәктәп белән берлектә укучыларны тапшыруга әзерләүгә зур өлеш кертүче ата-аналарга рәхмәтле.
Тукайлылар катнашкан «Тамчы-шоу» тапшыруының язмасы эфирга ноябрь ахырында чыгачак.

Рамилә Фәррахова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев