Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кнәздә үзара салым җыелмый

Авыл җирлекләре эшчәнлеген бәяләү буенча чираттагы семинар Кнәз авыл җирлегендә узды. Анда район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, хакимият белгечләре, башка авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Чара авыл советы бинасын караудан башланды. Бинаның эче 2011 елда төзекләндерелгән, 2009 елда түбәсе алмаштырылган. Сигез ел эчендә ремонтның бозылмавын, бинаның торышы шул хәлдә сакланганын билгеләп үтте Рөстәм Закиров. Әмма авыл советы бинасының тышкы кыяфәте кызганыч хәлдә, төзекләндерү сорый. 
Җирлектәге күпфатирлы йортларга торак милекчеләре ширкәте (ТСЖ) хезмәт күрсәтә. Ширкәт белән Флүрә Хафизова җитәкчелек итә. 2018 елда шундый йортларның икесендә капиталь ремонт уздырылган. 2019 ел планында – тагын ике йортны төзекләндерү.
2018 елда «Татарстан» совхозы поселогындагы «Лебедушка» балалар бакчасына «Татнефть» җәмгыяте булышлыгы белән капиталь ремонт ясалды. Бу чорда бакча дүрт ай буе эшләми торды. Бүген бакча барлык таләпләргә туры килә, уңайлы шартлар тудырылган, бакчага 126 сабый йөри, 6 төркем эшли. 
Мәдәният йорты бинасына 2016 елда капиталь ремонт ясалган. Биредә эшләп килүче иҗат коллективлары өчен махсус бию бүлмәләре булдырылган. Мәдәният йортында «Патриот» дип исемләнгән хәрби дан музее эшләп килә.
Авыл хуҗалыгына килгәндә, җирлектә мал тотучылар күп түгел, нибары 92 баш мөгезле эре терлек бар. «Татарстан» совхозы поселогында яшәүче Айдар Әхмәтгалиев үз хуҗалыгында 31 баш мөгезле эре терлек тота. Шуның 24е – ит токымлы үгезләр. 2018 елда Айдар Әхмәтгалиев 7 тонна ит саткан. Килосы уртача 400 сумнан сатылган. Җитештергән продукцияне, нигездә, авыл халкы ала, ди ул. Үз милкендә 30 гектар чәчүлек җире бар. 
Сосновый Бор поселогында яшәүче Ларис Шәйхетдинов үз хуҗалыгында өч савым сыер һәм өч үгез асрый. «Савылган сөтне күршеләр алып бетереп бара», – ди ул. Бу елны киңәергә, савым сыерлар башын 5кә кадәр җиткерергә уйлый. Фермерлар ярдәм кулы сузучы республика программалары турында яхшы белә.
Кнәз авылы җирлеге – районда иң эре җирлекләрнең берсе. Бүгенге көндә биредә 4649 кеше теркәлгән. 2018 ел белән чагыштырганда 149 кешегә күбрәк. Биредә төрле милләт, дин кешеләре яши. Күп еллар чиркәү ташландык хәлдә торды. 2009 елдан бирле Лидия Кликич җитәкчелегендәге инициатив төркем чиркәүне төзекләндерү өчен җан атып йөри, битараф булмаганнардан акча җыя. 2018 елда «Кама-Бекон» предприятиесе бу изге эшкә 1 млн 50 мең сум бүлеп биргән. 
Авыл җирлегендә күп кенә юллар яңартуны һәм яктыртуны сорый. Билгеле, бу эшләрне бюджет акчасына берьюлы хәл итү мөмкин түгел. Моны үзара салым акчасына башкарып булыр иде. Әмма, Тамара Белова сүзләренә караганда, узган ел үзара салым нибары 34 процент кына җыелган булган. Шул акчага Кнәз авылында Пролетарская, Казиле авылында Подгорная, Чыршылыда Луговая, Сосновый Борда Алеев, Ефимов урамнарында юллар өлешчә төзекләндерелгән. «Татарстан» совхозы поселогында, Сосновый Борда тротуарлар төзелгән. «Татарстан Республикасында юл эшләре» дәүләт программасы буенча М7 трассасын «Татарстан совхозы» поселогы белән тоташтыручы алты километрга якын юл төзелгән.
Быел үзара салым акчасын җирлектән 1 млн 600 мең сум күләмендә җыю планы куела. Бүгенгә нибары 143 мең сум гына тупланган, бу 9 процент кына дигән сүз. Ә бит февраль ае тәмамланырга нибары ике атна калып бара. «Физик затларның милек салымнары да тиешле дәрәҗәдә җыелмый. Бүгенгә җирлек халкының бурычы 979 мең сум тәшкил итә», – ди Тамара Белова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев