Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Князево авыл җирлеге: сораулар һәм җаваплар

– Ел саен җитәкчелеккә: «Казиле авылындагы клубка кайчан электр һәм җылылык кертәсез?» – дигән сорауны бирәм. Чөнки өлкән буын вәкилләренең клубка җыелып бер-берсен күрәсе, аралашасы килә, – диде Казиле авылында яшәүче Равил Гәрәев Князево авыл җирлеге җыенында.

Равил Гәрәевны өлкән-нәрнең сәламәтлегенә кагылышлы сорау да борчый икән. «Нишләп безнең авылда яшәүче 90нан узган сигез-тугыз кешенең өенә фельдшер килеп медицина ярдәме күрсәтү оештырылмый. Үзәк дәваханәдән атнага бер-ике тапкыр табиб килә алмыймыни?» – диде ул гомер буе колхоз, совхоз эшеннән калмаган өлкәннәрне кайгыртып. 
Авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Камалов Князево авыл җирлегенең 2020 елда социаль-икътисади үсеше белән таныштырды. 
– Үткән ел халыктан 1 млн 94 мең сум үзара салым акчасы җыелды. Дәүләт программасы буенча ул 5 млн 471 мең сум булып исәп-хисапка күчте. Бу акча юллар ремонтлауга, янгын сүндерү депосы төзүгә, «Татарстан» совхозы поселогындагы мөселман зиратының әйләнә-тирәсенә дренаж системасы урнаштыруга, урам баганаларына яктырткычлар урнаштыру һәм ремонтлауга тотылды, – диде ул. Быел үзара салым акчасын «Татарстан» совхозы поселогында су челтәрләре үткәрүгә, юлларны ремонтлауга, янгын гидрантлары урнаштыруга, юл билгеләре куюга; Сосновый Бор поселогында юллар ремонтлауга, урам утларын монтажлау һәм урнаштыруга; Князево һәм Казиле авылларында юл ремонтлауга тоту планлаштырыла. 
Район башлыгы Фаил Камаев чыгышын иң актуаль мәсьәләдән – коронавируска каршы прививка ясатудан башлады. Сәламәтлек саклау өлкәсендә хәл ителәсе иң катлаулы мәсьәләнең берсе – табиблар җитмәү.
– Читтән кемдер килмәячәк. Шуңа күрә шушы җирлектәге яшьләрне укытырга һәм кире шушында кайтуларын тәэмин итәргә, аларның үз җирлегебездә калуы өчен барлык шартларны тудырырга кирәк, – диде ул. 
– Максатчан юнәлеш буенча алты урын булса да, район мәктәпләрен тәмамлаган бер генә укучы да медуниверситетка бармады. Анда кемнәр керде икән?» – диде, аптырап, Князево мәктәбе укытучысы Гөлнара Сәйфетдинова. 
– Квота бар. Безнең районнан квота алган балалар КФУга һәм Казан медуниверситетына укырга керделәр. Медуниверситет укучыларны БДИ нәтиҗәләре буенча үзе сайлап ала. ВУЗның үз таләпләре – укучылар биология һәм химиядән тиешле балл җыйган булырга тиешләр. Монда – ачык конкурс, аны үтү кирәк, – дип аңлатты Фаил Камаев. 
Җыен ахырында гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм алу бүлеге башлыгы, подполковник Бари Минһаҗев Князево авыл җирлегеннән 13 егетнең армиядә хезмәт итүен әйтте, аларның әти-әниләренә рәхмәт хатлары тапшырды. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X