Көндәлекләр алып барыгыз!
Көндәлек кирәксез ярсулардан арынырга, укуда өлгерешне яхшыртырга һәм хәтта эш урынын саклап калырга булыша икән.
Озакка сузылган тискәре эмоцияләр сәламәтлек өчен бик тә зарарлы диләр. Шуңа күрә алардан вакытында арына белергә кирәк. Тиз генә башка дулкынга күчәргә тырышыгыз. Шатлыктан очып кына йөрергә димәгән. «Бар да яхшы» дип гел үзеңне инандырып тору организм өчен шулай ук тискәре йогынты ясарга мөмкин икән. Мәсәлән, Нью-Йорктагы Эдельфи Университеты психологлары, хәл белешкәндә, эшләр, гаилә һәм башкалар турында сорашканда, гел «Окей!» дип җавап бирү шулай ук сәламәтлек өчен зыянлы дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Эмоциональ киеренкелек, канәгатьсезлек хисе, ачу килү – гадәти кеше тормышы шулардан тора бит.
Тикшеренүләр шуны күрсәтә, негатив кичерешләрне инкарь итү комплексы булган кешеләр еш кына йөрәк авыруларына, яман шешкә, башка төр авыруларга бирешүчән була. Галимнәр моннан чыгу юлын тапкан: көндәлекләр алып барырга кирәк икән! Игътибарыгызга бер эксперимент нәтиҗәләрен тәкъдим итәбез.
Ике төркемдә дә кешеләр бер үк шартларда эшләгән: киеренке ритм, стресслар. Беренче төркемдәгеләргә берничә көн дәвамында эштә, өйдә аларны нәрсә бик тетрәндерүен язып барырга тәкъдим иткәннәр. Көндәлектә көн саен тискәре кичерешләр теркәлеп барган шулай. Икенче төркемдәгеләр исә ничек бар шулай йөрүләрен дәвам иткән. Һәм менә нәрсә ачыкланган: «йөрәк ярсуларын» кәгазьгә күчерүчеләр берни дә язмаучыларга караганда үзләрен яхшырак хис иткән.
Бик күп тикшеренүләр күрсәткәнчә, көндәлек кирәксез ярсулардан арынырга, укуда өлгерешне яхшыртырга һәм хәтта эш урынын саклап калырга булыша икән.
Якыннарын югалткан, гаиләсе афәткә юлыккан кешеләр бөтен эмоцияләрен кәгазьгә күчерүгә үк хәлләре яхшырып китәр дип көтмәгез, ди Техас университеты психологы Джеймс Пеннебэйкер. Шулай да ул көндәлек алып баруны сәламәтлекне саклауның кыйммәт булмаган һәм гади, кайчагында хәтта газаплы төре дип атый.
Мондый төр психотерапия эффекты әлегә табышмак булып кала, ләкин аның кәефкә генә түгел, бөтен организмга уңай йогынтысы бәхәссез. Кеше, кулдан язып, күңелен бушатуга, аның кан басымы һәм пульс ешлыгы төшә, тән тиресе коп-коры була – ул бушанып, җиңеләеп кала.
Көндәлекләр алып бару иммун система эшчәнлеген яхшырта, бик күп авыруларны – салкын тию һәм грипптан башлап, травмалар шогы китереп чыгарган күңел төшенкелегенә кадәр – дәваларга булыша. Кемнең ничә яшьтә, нинди интеллектуаль үсеш дәрәҗәсендә булуы мөһим түгел. Шунысы кызык: көчле җенестәгеләргә аның тәэсир көче зуррак та икән әле! Гүзәл затлардан аермалы буларак, ирләр үз хис-кичерешләре турында сөйләргә яратмыйлар бит. Мөгаен, аның сере дә шундадыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев