Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Китапта – республика тарихы

Тукай районына Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова килде. Ул Яңа Троицкое мәдәният йортында мәктәп директорлары, китапханә мөдирләре белән очрашты. Гөлнара Зәкәриевна буш кул белән килмәгән, ул район мәктәпләренә «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945» дигән китапларны тапшырды. 

Тантаналы очрашуны Тукай районы башлыгы Фаил Камаев ачты. Район башлыгы, елның зур даталары хөрмәтенә һәм хезмәтләрен олылап, Иске Абдул авыл җирлегенең ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Клара Хөсәеновага һәм Иске Байлар мәдәният йорты мөдире Наилә Шәйхетдиновага «ТАССРның 100 еллыгы» медальләрен тапшырды. 
Гөлнара Габдрахманова Тукай районына килүенең максатын белдереп, Фаил Камаевка һәм мәктәп директорларына үзе алып килгән китапларны бүләк итте. 
«Әлеге басманы Бөек Җиңү-нең 75 еллыгына багышлап Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» нәшер итте. Китап киң катлам укучыларга, шул исәптән сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә адреслана. Әмма барыннан да элек ул сугыш турында мәктәп дәресләреннән, гаилә тарихларыннан, тарихи китаплардан һәм кинофильмнардан гына белгән яшь буынга юнәлдерелгән. Шуңа күрә аны мәктәпләргә бирәсебез килде. Әлеге басма – Татарстанның сугыш чоры тылы энциклопедиясе, андагы мәгълүмат бөртекләп җыелды. Китапта архив документлары, плакатлар, афишалар, фоторәсемнәр, кинохроника кадрлары, фронтовикларның хатлары, сугыш чоры открыткалары белән тулы визуаль рәт тәкъдим ителгән. Ветераннарыбызның армый-талмый хезмәт итүләре турындагы шәхси истәлекләре аеруча зур әһәмияткә ия», – диде Казан кунагы. 
Район башлыгы Фаил Камаев Архив эше буенча дәүләт комитетына һәм аның рәисенә барлык тукайлылар исеменнән рәхмәт әйтте. «Архив хезмәткәрләренең тырышлыгы белән тарихыбыз барлана, аларның хезмәте халкыбыз, киләчәк буыннар өчен бик кирәк. Илебезнең үткәне онытылырга тиеш түгел», – диде. Ул шулай ук Тукай районында муниципаль-ара архив бинасы төзелүе турында сөйләде. Икътисадый кыенлыкларга карамастан, әлеге төзелеш эшен башкару мөмкинлеген биргән республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. 
Гөлнара Габдрахманова район башлыгы белән бергә Нефтебазада архив бинасы төзелешен карады. Моңа кадәр балалар бакчасы булган бинада күләмле эш башкарыла. Аның проекты архив өчен яраклы итеп үзгәртелгән. Төзүчеләр шул проект буенча стеналарны үзгәртеп коралар, идән-түшәмнәрне ныгыталар. Бинаны быел көзгә тапшыру планлаштырылган.

/ Рөстәм Зәкиев фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев