Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Китапханәче Энҗе

Балачакта булсынмы, өлкән яшьтәме – кем генә китап укып хыялланмаган да, сихри дөньяда яшәп алмаган икән?! Заманында һәр китапханә түрендә эленеп торган “Китап- белем чишмәсе” дигән шигарь дә хәтердә әле. Халкыбыз гомер-гомергә китап укырга яраткан. Чөнки кешенең аң-белемен, рухи кыйммәтләрен газета-журналлар һәм китап баета. Китап ул- фикер йөртү алымы. Матур фикер йөртә белмибез икән, матур тормыш төзеп булмый. Яшәргә акыл туплау өчен, китапны һәрвакыт өстен куярга кирәк. Рухи байлыгыбызны китаплар белән тулыландырып, иҗатка илһам өстәп эшләүче китапханәчеләребезгә без һәрвакыт рәхмәтле! Ә инде китапханэче уз эшендэ очраклы гына хезмәткәр тугел, бәлки узе дэ укырга яратучы, бу куркәм сыйфатка башкаларны да жәлеп итәрлек, һәрчак эзләнудә булган шәхес булырга тиеш.

Сүзем нәкъ менә шундыйлардан берсе: Калмия китапханэсе модире Галиәхмәтова Энҗе Рафик кызы турында. Китапханәгә эшкә килгәннэн бирле торле кызыклы чаралар уткэрэ, авылныӊ олкэн буын кешелэре белэн аралашып авыл тарихын барлый, аларны киләчәк буын очен теркәп бара. Нинди генә язучылар, журналистлар белән очрашу уздырмады ул, саный китсәң очына чыгарлык түгел. Җирле каләм тирбәтүчеләр дә китапханәнең еш кунаклары. Рәссам, итек басучы, аш-су – кул эшләре осталары белән очрашулар да еш булып тора монда. Без, аның хезмәттәшләре, аптырыйбыз, ничек җитешә ул барсына да? Ә бит һәр очрашуга сценарий язасы, чыгыш ясаучыларны әзерлисе, тамашачыны җыясы, чәй өстәле әзерлисе...  Әлбәттә, эшеңне чын күңелдән яратмасаң, боларның берсенә дә җитешеп булмый. 
    -Китапханәче һөнәрен  гаять киң кырлы, өстәмә белем бирүче укытучы дип әйтер идем мин. Чөнки күпме байлыкка хуҗа бит без. Әдәби әсәрләр, энциклопедияләр, сүзлекләр, электрон дәреслекләр, таблицалар һ.б.
Ә инде шушыларны укучыга җиткерү, тәкъдим итә белү китапханәчедән тора. Яңа кайткан китаплар , яңа чыккан газета – журналлар белән таныштыру өчен төрле ысуллар куллану отышлы. Ләкин, хәзерге замана баласын китап укуга тарту җиңел димәс идем мин. Бүгенге көндә тормышыбызга ныклап үтеп кергән телевизор, компьютер, интернет- китап укуга булган ихтыяҗны бик нык киметте. Әлбәттә, телевезор каршында утыру күпкә җиңелрәк. Чөнки укыйсы да юк, уйлыйсы да юк. Ләкин без бары тик китап укыганда гына андагы геройлар белән бергә көенәбез, шатланабыз. Минем иң зур теләгем, шушыларны укучыга җиткерү. Моның өчен төрле ысулларны куллланып карыйм. Күп төрле әдәби иртәләр, викториналар, китап күргәзмәләре,  әңгәмәләр үткәрәм. Бер генә язучының да юбилейларын билгеләми калмыйбыз. Хәзерге укучыга китапны күрсәтеп, исемен атау гына җитми, аны җәлеп итәрлек юллар эзләргә кирәк.Моның өчен китапның иң кызыклы өлешен укып күрсәтү, аны тулаем уку өчен этәргеч булып тора.  Китапханә - информацион үзәк булырга тиеш. Заман белән бергә атлаучы китапханәче өчен хәзер бик күп мөмкинлекләр бар. Китапханәдә компьютер, проектор булу минем өчен зур бәхет. Болар төрле электрон дәреслекләрдән, язучыларның СД дискларын, аудио дискларын куллану өчен мөмкинлек бирә. Булмаганнарын үзем төзим, китаплардан, газета – журналлардан, интернеттан материал җыеп презентацияләр ясыйм,- дип уртаклашты китапханәче..
    Китапханәгә килеп кергәч тә, тудырылган жылы мохит, чисталык, матур гөлләр  узенә җәлеп итә. Ул һәрбер килгән кешене елмаеп каршы ала, мөләем сөйләшә, киӊәшләрен бирергә тырыша. Шуңа күрә китапханәдән бер дә кеше өзелми. Кемдер китап алырга килсә, икенчесе хәл уртаклашырга... Китапханә- серле донья булса, китапханәче Энҗе- шул серне чишәргә ярдәм итүче. Аның һәр көне- даими иҗат процессы. Балалар өчен чаралар әзерләгәндә никадәр фантазиясен эшкә җигә ул. Үзе йомшак курчаклар бәйләп һәм костюмнар тегеп, курчак театры да оештырды. Апрель аенда үткән семинарда район китапханәчеләре каршында бик отышлы чыгыш ясады бу курчак театры.
   Дөньякүләм “Әдәби марафон”ның һәрберсенә катнашып һәм район китапханәчеләрен дә үзе артыннан ияртүче, “Сәламәт иртә”, Тәмле” марафоннарына да катнашырга вакыт таба безнең Энҗе. Гөлләр үстерергә, урманнан төрле шифалы үләннәр җыярга, кул эшләре белән утырырга да, тәмле итеп пешереп гаиләсен сыйларга да ярата ул. Авылын, кешеләрен һәм үз эшен яратып, күңел биреп башкарганга  күрә барысына җитешә, һәркемгә игелек эшләп шуннан тәм табып яши китапханәче Энҗе. 
     Шушы язмамны төгәлләп, Энҗегә һәм район китапханәчеләренең барысына да  эшләрендә уңышлар, сабырлык һәм китап укучыларының артып торуын телим. Ил-көннәребез тыныч булып, башкарган эшләребездән тәм табып эшләргә язсын!

Тәнзилә Шәйхнурова

Реклама

/автор фотосы
      
     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X