Китап укучы кеше һәрчак телевизор караучылар белән идарә итәчәк?
Телевизор дигән шайтан тартмасына адәм баласы шулхәтле ияләнгән, аннан башка яши дә алмас кебек.
Халык цифрлы телевидениегә күчеп мәш килә. Әле тегендә, әле монда шуның приставкасын алучылар очрый – телевизор дигән шайтан тартмасына адәм баласы шулхәтле ияләнгән, аннан башка яши дә алмас кебек.
Халыкның 80 проценты шуңа төбәлеп күз нурын түгә, әмма соңгы елларда бу сан кими башлады. Үзем дә шулар рәтендә, шөкер, телевизор карамаганнан гына дөньядан артта калмадым кебек.
Телевизор пультын алып төймәләренә баскалап карасаң, ни өчен аңа халыкның мәхәббәте кимегәне аңлашыла да кебек. Каналлар күп, тапшыруларның иге-чиге юк, әмма алар, игезәк туганнар кебек, бер-берсен кабатлый. Ток-шоулар, сабын операларыннан ниндидер мәгънә, үзеңә файдалы нәрсә алырмын дип өметләнәсе юк.
Сөяркәләре турында мактанып утырган, тиресе тарттырылган битле йолдызлар, картаеп беткәндә дәртле мәхәббәт турында җырлаучы, дөресрәге, җырларга маташучылар белән тулы телевидение нәрсә бирә безгә? Йолдызлар, яшерми-нитми генә, кем белән йоклаган, күпме урлаган, кемгә хыянәт итүе турында сөйләп, үзенә һәм шушы шөгыленә пиар ясый. Кая инде монда хәләл хезмәт, якыннарыңа, илеңә ихтирам, ярату? Син артта калгансың, заманы андый түгел, диярләр, бөтенләй үк юкка чыгып бетмәс өчен, зәңгәр экранга башым белән кереп утырмыйм да бит инде.
Әлеге ток-шоуны авылда айлар буе хезмәт хакы ала алмаучы яки очын-очка ялгап баручы яшь хатын-кызлар да карый. Ә анда макияжын сөртсәң карарлык йөзе дә булмаган берсе ничек итеп миллиардерны үзенә карата алуы белән мактанып утыра. Сүз монда белем, югары интеллект турында бармый. Йә булмаса аена берничә йөз мең алучы вижазист егет дөньяның арт ягына тибеп яшәве, беркемгә дә баш имәве, кайчан тели – шунда эшләве белән масая. Унбиш-егерме меңгә заводта бил бөккән, теләсә кайсы мизгелдә эшен югалту ихтималы булган икенче бер егет шуларны карап нишләргә тиеш? Ике вариант бар һәм аларның икесе дә күңелле түгел. Беренчесе – эшеңне ташлап, сине бәхетле итә алырлык кирәкле кешегә ярый белү. Икенчесе исә куркынычрак. Дан-шөһрәт ярминкәсен карап утыручы үзенең эченә ачу туплый. Әлеге ачу күпләп җыелып, эчтә генә кала алмый, кайчан да булса ташып чыгачак. Куркыныч хәлләрне китереп чыгару ихтималының орлыгын чәчеп утырган телетапшырулардан кемгә файда?
Телевизор психикага басым ясау, ирексезләп сәяси караш тагу белән генә шөгыльләнми, ул әле идеаль дөнья, матур тормыш төзү белән дә мәшгуль. Телевидение ярдәмендә без мөнәсәбәтләрнең кинодагы кебек әкияти булмавын, өйдәге тәртипнең дә тиешле дәрәҗәдә түгеллеген беләбез. Матур һәм мәшәкатьсез генә дә яшәп була икән бит. Һәрхәлдә, реклама шулай өйрәтә. Кеше чынбарлыктан читләшә, аның телеэкран герое кебек яшисе килә. Уйлары белән ул аның янәшәсендә инде, диванга кырын ятып, аның өчен кайгыра. Әмма матур тормышның экранның теге ягында гына икәнен аңлап, ул төшенкелеккә бирелергә мөмкин. Цензурага килгәндә, хәзер ул бөтенләй юк. Шайтан тартмасы көчләү, үтерү, урлау, эротика кебек нәрсәләрне җентекләп аңлатып, күрсәтеп тә бирә. Диванга кырын ятып ял итәсе урынга кеше, көн саен шундый күңелсез вакыйгаларны үзе аша уздырып, эченә негатив кына җыеп утыра.
Тормыштан зарланучылар күп, алар хәлне үзгәртү, күңеленә хуш килерлек эш белән шөгыльләнәсе урынга нәрсә эшли? Дөрес, әлеге дә баягы телевизор пультына баскалый. Бу инде бәйлелек дип атала, кеше аңардан башка яши алмый. Пыяла аша башкаларның тормышын күзәтү күңеллерәк бит, берни эшләргә дә кирәкми, тик ятасың бөтен дөньясын сүгеп, башканыкына кызыгып. Ә тормыш бит пыяланың бу ягында бара, виртуаль дөнья безне беркайчан да үз эченә сөйрәп алмаячак. Телевизор карамаганнан гына халыкның хәле рәткә кереп, акырып алга ыргылып китмәс, билгеле, әмма бер акыллысы әйткәнчә, китап укучы кеше һәрчак телевизор караучылар белән идарә итәчәк. Идарә итмәсә дә, аңы томаланмаячак, телевизордан кереп туласы чүп-чар урыны файдалырак уйлар өчен бушап калачак.
"Шәһри Казан", Фәнис Мотыйгуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев