Китап уку - ул традиция
Китапханә ишеге ачылып, Вәсилә килеп кергәч, йөрәгем “жу” итеп китте.
Соң, ул бит миңа Аяз Гыйләҗевның “Ягез, бер дога” дигән китабын табып куй дигән иде. Бу арада кәгазь эшләренә чумып, онытып ук җибәргәнмен. Вәгъдәсезлек була инде бу. Узган килүендә алган китапларын алып куйдым да, сораган китабын тиз генә табып бирдем. Күп укый ул: газета-журналлар да ала, 7-8 китап та, һәм ай да тулмый укып бетереп китерә дә.
Аллага шөкер, авылда китап белән дуслык бетмәде әле. Кечкенәдән китап белән җенләнгәннәр картлык көнендә дә рухи азыксыз тора алмый. Әлбәттә, андыйлар рухи азыкны интернеттан да, телевизордан да эзләми. Вәсилә Шәйдуллина кебек китапханәгә юл тота. Күп укый ул. Ел саен үткәрелгән “Елның иң күп китап укучысы” номинациясенең җиңүчесе булды ул 2022 елда. Хезмәтенең күп өлешен сыер савып, балалар бакчасында пешекче булып, мәктәптә техник хезмәткәр булып уздырган, хәзер лаеклы ялга чыгып төп нигездә яшәүче Вәсилә ханым китапны укырга ярата гына түгел, аны укымыйча һич кенә дә тора алмый, ул аңа һава шикелле кирәк икән. Китапка мөнәсәбәт кимегән бүгенге чорда бу хакта ишетү зур шатлык һәм бик гаҗәп тә тоеладыр кайберәүләргә.
Ә Вәсилә ханым үзе моны бер дә гайре табигый хәл дип санамый, киресенчә, китап укымаучыларны, укырга яратмаучыларны аңлый алмый.
- Элек эшләгәндә дә укырга бик ярата идем. Төннәр буе укып утырган чакларым күп булды. Ә бит таң беленү белән, иртәнге савымга барасым бар. Шул китап геройлары белән яшәп, бар дөньямны оныта идем. Ул геройлар миңа үземне борчыган күп кенә тормыш сорауларына җавап та бирделәр, яшәргә дә өйрәттеләр. Хәзер китап укуы рәхәт кенә: вакыт күп, китаплар да. Кызыклырак булса, бер кичтә бер китап укып бетерәм. Вакыйганың нәрсә белән беткәнен белми торып, күземә йокы керми. Балачактан укырга яраттым. Әти белән әни бик күп газета-журнал алдырып укыйлар иде. Күз алдымда, әни бер кулы белән сепарат әйләндерә, икенче кулында “Казан утлары”н тотып укый. Әти авырып киткәндә көне буе кулыннан китап төшмәде, укыганын безгә- балаларга сөйли, укырга куша иде. Миңа аның кушуы кирәкми дә. Балачакта китапханәдә чират торып, ярыша-ярыша китап алган вакытлар хәтердә. Өйгә кайткач, кичләрен мич каршында тәмләп укый-укый йокыга киткән вакытлар да була иде. Компьютер юк, кәрәзле телефонның ни икәнен белмибез, аклы-каралы телевизорда нибары ике канал күрсәтә...Шуңадыр яңа китапларны түземсезлек белән көтеп ала идек. Г.Ибраһимовның “Алмачуар”ын, Татар халык әкиятләрен укып үстек без.- дип искә ала Вәсилә ханым.
Шулай итеп, китапны китапханәдән үзенә дә, әтисенә дә алып кайта, өч энесенә дә кычкырып укый ул. Әле хәтерлим, энеләре Тәлгать, Фирдәвес тә китапханәнең даими китап укучылары иде. Сугыш турында да, тормыш турында да, гомумән барлык темаларны да яратып укый ул. Хәзер китап укучылар кимеде, халык телефон, социаль челтәрләргә күчте. Вәсилә дә яңа технология мөмкинлекләрен яхшы өйрәнгән. Вконтактедагы язмаларга аның комментарийлары еш күренә, китапханә каршында эшли торган “Хәтирә” клубының да телефонда үз сайты бар. Анда йөрүчеләр белән ватсап аша аралашабыз. Шулай да элек китапханәгә актив йөреп китап газета-журналлар укучыларыбыз бизмәде. Китап фонды да янартылып тора. Вәсилә узган елда 48 китап укыган. Мин аннан: ”Кампьютерда да әдәби әсәрләр, төрле язмалар укып була, ә син һаман китаптан аерылмыйсың”,-дип сорадым.
- Миндә китап чире бар. Нинди төредер, ничек аталадыр инде, белмим. Телефоннан ниндидер кыска хикәяләр генә укырга була әле, анысы да кул астында китап булмаганда. Ә кулга китап тотып укуны, аның исен, кәгазь кыштырдавын берни алыштыра алмый. Файдасы зур. Хәтерне яхшырта, белем дәрәҗәңне күтәрә, доньяга карашыңны киңәйтә, шәхесеңне үстерә. Кайвакыт әсәрләрне икенче кат укыгач, аларга башка күзлектән карый башлыйсың. Мәктәптә- бер төрле, үсә төшкәч, тәҗрибә туплагач, икенче төрле кабул итәсең. Шуңа күрә кыш узганчы Габдрахман Әпсәләмовның барлык әсәрләрен укып чыгарга дип торам әле.- дип уртаклашты ул планнары белән.
“И китабым, и китап! Миңа кыл син хитаб! Син генә башымдагы чүп-чарны алырсың утап”,- дигән юллар яза танылган шагыйребез Шәехзадә Бабич үзенең “И китап” шигырендә. Димәк, безнең кәгазь китапларыбыз яши һәм яшәячәк, бигрәк тә аларны укырга әзер укучылар булганда
Тәнзилә Шәйхнурова, Күзкәй авылы китапханәчесе. Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев