Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Китап нәшрияты сайтында Дания Нурлы укуынды "Камыр батыр" аудиокитабын тыңларга була

Аудиокитапны түләүсез тыңларга була.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нурлы Татарстан китап нәшрияты сайты өчен "Камыр батыр" әкиятен укыды. Бу хакта ТР китап нәшрияты хезмәткәре Айсылу Галиева хәбәр итте.

Әсәрне әлеге сылтама ашаТатарстан китап нәшрияты сайтында түләүсез тыңлап була.

"Дания Нурлының тавышы колакларны иркәли. Без аның укуыннан канәгать калдык", - ди нәшрият хезмәткәре.

Айсылу Галиева әйтүенчә, декабрь ахырында Татарстан китап нәшрияты "Камыр батыр" исемле интерактив китап чыгара. Әлеге интерактив китап белән аудиокитап бер-берсен тулыландырачак. Интерактив китапта балалар рәсем дә ясый, наклейкалар да ябыштыра ала. Әти-әниләр аудиокитапны балаларына тыңлатып, аннан интерактив китап белән эшли ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев